Телисең икән, яшелчә үстерү белән шөгыльлән, яки терлекчелек, кошчылыкны үстер, пай җирләрен арендага алып сөр һәм чәч. Авылда яшәгәндә, велосипед уйлап табарга, кайда эш урыннары ачарга дип баш ватасы юк. Авыл кешеләре крестьяннарның башлангычын күмәкләштерү белән юкка чыгарган вакытка кадәр шөгыльләнгән эшләр аяк астында гына. Экологик чиста азык-төлекнең хәзер бәясе югары. Кешеләр, нинди дә булса химик кушылмалардан, антибиотиклар һәм нитратлардан торган, яраклылык срогы чиксез азыкка караганда, экологик чиста ит, сөт, яшелчә сатып алуның яхшырак икәнен аңлый башлады.
Александр Витальевич үзе элек биредәге авыл хуҗалыгы предприятиесендә механизатор, тормыш иптәше Юлия Рамил кызы шунда ук бозау караучы, аннан соң зоотехник, бригадир булып эшләгән. Әмма бер көн килеп хезмәт хакы түләү белән проблемалар башланган, инвестор алышынган, ферма ябылган, һәм Васильевлар үз хуҗалыгын булдырырга карар кылган — мөгезле эре терлекнең баш санын арттырып, терлекчелек белән җитди шөгыльләнә башлаганнар. Моннан алты ел элек гаилә башлыгы үзенең крестьян-фермер хуҗалыгына нигез салган һәм дәүләттән аны үстерүгә субсидия алган. Шушы ярдәм белән Васильевлар әйбәт ашлык склады төзеделәр, пресс-җыю җайланмасы сатып алдылар. Дөрес, кайбер сәбәпләр аркасында КФХны япканнар, тик моның белән берни дә үзгәрмәгән — шул ук эш һәм мәшәкатьләр калган.
Васильевларның шәхси ярдәмче хуҗалыгында бөтен гаилә диярлек мәшгуль. Олы уллары Максим (рәсемдә) һәм Никита эш һәм укудан буш вакытларында әтиләре белән беррәттән эшлиләр, кечеләре Данил да крестьян хезмәтенә күнеккән. Йорт хуҗабикәсе Юлия Рамил кызы өй мәшәкатьләре, кош-корт карау, сөт эшкәртү белән шөгыльләнә. Сүз уңаеннан, Максим өйләнгән. Яшь пар әлегә әти-әниләре белән яши. Хәзер килене Алсу – өйдә алыштыргысыз ярдәмче.
Шуны да әйтергә кирәк, медицина училищесын тәмамлаган Максим үз һөнәре буенча эшли алмый. Трактор штурвалы артында диярлек үскән егетнең җир эшенә тартылуы өстенлек ала. Ул крестьян-фермер хуҗалыгын, төгәлрәге, гаилә сөт фермасын нигезләргә, башка масштабларда сөт терлекчелеген һәм ат үрчетүне үстерергә, терлекләрне үз азыгы белән тәэмин итү өчен ныклап игенчелек белән шөгыльләнергә ниятли. Яшь кеше эшен яхшы белә, авырлыклардан курыкмый, ә әти- әнисе уллары белән килешәләр һәм аңа ярдәм итәргә әзерләр. Бары тик бу инициатива хакимият тарафыннан да хуплансын иде. Авылда менә шундый яшь, инициативалы кешеләрне саклап калырга иде, авылның киләчәге алар кулында бит.
Хәзер исә Васильевларның шәхси ярдәмче хуҗалыкларында мөгезле эре терлекләрнең баш саны утызга җиткән, шуларның 12се — сыерлар, тагын атлар, йорт кошлары бар. Сөт һәм ит – гаилә кеременең төп чыганагы. Шунысы әйбәт, сөт сату белән проблема булмый. Янәшәдә генә Моисеев сөт заводы урнашкан, Васильевлар сөтне ел дәвамында шунда тапшыралар. Иткә даими сатып алучылар да бар, кирәк булганда күпләп сатып алучылар белән дә хезмәттәшлек итәләр.
Юлия Рамил кызы сүзләренә караганда, быел алар 250 баш кош-корт: бройлер, үрдәк һәм каз үстереп сатканнар. Шуңа күрә хуҗалыкта эш бер генә минутка да, шул исәптән кышын да, туктамый, чөнки маллар абзарда, димәк, күбрәк тәрбия һәм кайгыртуны таләп итә. Тик кулларында эш уйнап торган мондый ир-егетләр армиясе белән бер эш тә куркыныч түгел.