Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
22 гыйнвар 2021, 15:37

Африка чумасы ишек кага

Ветеринарлар чаң суга. Русиянең берничә төбәгендә янә дуңгызларның африка чумасы (АЧС) вирусы белән зарарлану очраклары теркәлгән. Авыруның Башкортстанга чиктәш төбәкләрдә ачыклануы аеруча зур хәвеф тудыра. Ырынбур, Самара һәм Чиләбе өлкәләрендә, Татарстанда авыру терлекләр булуын ачыклаганнар.

Әлеге вакытта АЧС вирусы геномының чималда, илнең күп кенә почмагында инде сатылган әзер ит продукциясендә табылуы турында мәгълүматлар килә.
Бүгенге көндә Башкортстанда авыру йоктыру ихтималы булган 470 200 баш дуңгыз һәм 5512 баш кабан дуңгызы теркәлгән. Благовар районы республикада гына түгел, ә Русиядә дә дуңгыз ите җитештерү буенча лидерларның берсе булып тора. Соңгы мәгълүматлар буенча, районда дуңгызларның гомум саны 199 мең 542 баш тәшкил итә, алардан 320се шәхси ярдәмче хуҗалыкларда асрала.
Авыруны туктату буенча карантин чаралары үткәргәндә авыру чыганагыннан 20 километрга кадәр радиуста бөтен дуңгызлар юк ителә. Шуңа республикада территориягә авыру үтеп керүенә юл куймау буенча бөтен кирәкле чаралар күрелә.
Дуңгызларның африка чумасы – тиз йога торган ифрат куркыныч авыру. Русиядә ул беренче тапкыр 2008 елда теркәлде. Вирус елның теләсә кайсы мизгелендә барлык токым һәм яшьтәге кабан һәм йорт дуңгызларына йогарга мөмкин. Кеше гомере һәм сәламәтлеге өчен куркыныч түгел.
Авыру үлем белән тәмамлана, бик тиз тарала һәм авыл хуҗалыгына гаять зур икътисади зыян сала. Авыру йоктырган терлекләрнең берсе дә диярлек исән калмый. Дәвалау тыелган, вакцина уйлап табылмаган.
Африка чумасы дуңгызларга авыру һәм авыру үткәргән терлекләрдән мал азыгы (бигрәк тә азык калдыклары), су, авыру терлекләр бүлендекләре белән пычранган эш кораллары, транспорт чаралары, шулай ук дуңгызлар үләксәләре белән бәйләнештә булу нәтиҗәсендә йога.
Вирус йокканнан соң 2-7 көн үткәч авыру билгеләре барлыкка килә. Терлекләрнең тән температурасы 42 градуска кадәр күтәрелә, сулыш алуы авырлаша, ютәл күзәтелә, аппетиты югала, нык сусый, коса, арткы аяклары тартыша, ботларының эчке ягында, корсакта, муенда, колак төбендә, борынында һәм койрыгында кызыл-шәмәхә таплар чыга. 1-5 көн эчендә, кайвакыт аннан соңрак терлек үлә. Авыруның хроникка әйләнүе дә ихтимал.
Авыруга каршы бердәнбер чара – каты карантин. Аның шартлары буенча бөтен дуңгызларны суйганнан һәм ветеринария-санитар чаралар комплексын үткәргәннән соң 30 көн дәвамында базарларда барлык төр терлекчелек продуктларын сату һәм авыру чыганагы ачыкланган урыннан читкә чыгару тыела. Шулай ук 6 ай буе әлеге урыннан үсемлекчелек продуктлары чыгарырга ярамый. Хуҗалыкларда карантин ябылганнан соң бер ел үткәч кенә дуңгыз асрау рөхсәт ителә.
Кешеләр сәүдә итү рөхсәт ителмәгән урыннарда, ветдокументлар булмаган очракта терлекчелек продуктлары сатып алырга ярамавын белергә тиеш. Дуңгызларның барысы да идентификация үтүе һәм дәүләт ветхезмәтендә исәптә булуы мотлак. Хуҗалыгыгызга чит кешеләр кертмәгез. Дуңгызларны ябык асрауга күчерегез, аларга пешереп җиткерелмәгән азыклар бирмәгез. Терлекләргә һәм алар тотылган биналарда 10 көнгә бер тапкыр канэчкеч бөҗәкләргә (талпан, бет, борчаларга) каршы эшкәртү үткәрегез. Кимерүче хайваннарга каршы көрәш даими алып барылырга тиеш.
Дуңгызлар авырый һәм һәлак була башласа, һичкичекмәстән районның ветеринария хезмәтенә хәбәр итегез. Шунысын да белү мөһим: дуңгызларның африка чумасы чыганаклары барлыкка килүгә һәм аның таралуына юл куйган өчен административ һәм җинаять җаваплылыгы каралган.
Районның ветеринария хезмәте.
Фото: bing.com
Читайте нас: