Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
16 гыйнвар 2021, 23:34

Бәхәсле мәсьәләләр хәл ителерлек

Җир участогы, күчемсез милекне сату-алу, рәсмиләштерүгә бәйле сорауларны гәзит укучылар барына караганда ешрак бирә. Бүген аларның кайберләренә Росреестрның Башкортстан Республикасы буенча Идарәсе белгечләренең җавапларын бастырабыз.

“Уртак никахта чакта сатып алынган җир участогын сатам. Хатынымнан нотариаль ризалык алу кирәкме, яисә әлеге документсыз да теркәп буламы?”
Э.Камалов. Мирный авылы.
— Әйе, уртак никахта чакта сатып алынган милекне алу өчен хокукны күчерүне дәүләт теркәве өчен хатыныгызның нотариаль килешүен китерергә тәкъдим итәбез. Мәгълүм документны китермәгән очракта Күчемсез милекне бердәм дәүләт теркәвеннән (ЕГРН) алынган өземтәдә хатыныгызның ризалыгыннан башка гамәлгә ашырылган сделканы бәхәсле дип игълан итү турында язу булачак.
“Электрон төрдә теркәлү өчен Росреестрга өстәмә гариза бирергә кирәк дип ишеттек. Бу гариза нәрсә турында?”
Р.Ялалов. Языково авылы.
— Чынлап та, 2019 елның 13 августыннан күчемсез милек объекты хуҗасының электрон санлы култамгасын файдаланып милекне законсыз тартып алудан саклауга юнәлтелгән федераль закон көченә керде. Хәзер күчемсез милек объекты хуҗасының көчәйтелгән квалификацияле электрон култамгасы куелган электрон төрдәге гариза бирү юлы белән күчемсез милекне алу Күчемсез милекне бердәм дәүләт теркәвендә документларны шундый формада бирергә мөмкин булуы турында махсус язма булган очракта гына гамәлгә ашырылачак. Әлеге язу күчемсез милек объекты хуҗасы яисә аның законлы вәкиленең гаризасы нигезендә генә куела. Мондый гаризаны Күпфункцияле үзәк (МФЦ) яисә Росреестрга почта аша җибәрергә мөмкин.
“Теркәгәннән соң документларны алгач Күчемсез милекне бердәм дәүләт теркәве язуларында техник хата булуы ачыкланды. Аны ничек төзәтергә?”
Р.Ризванова. Иске Күчәрбай авылы.
— 2015 елның 13 июлендәге “Күчемсез милекне дәүләт теркәве турында” 218-ФЗ санлы Федераль законның 61нче мәддәсенә ярашлы хокукларны теркәү органы тарафыннан җибәрелгән хата (ялгыш язу, грамматик яисә арифметик хата) дәүләт теркәүчесе карары буенча өч эш көне дәвамында яисә техник хатаны бетерү турында гариза килгәннән соң бетерелә. Шулай итеп, хата ачыкланган очракта сез техник хатаны бетерү турында гариза бирә аласыз, дәүләт теркәүчесе аны төзәткәч, хокук иясенә бу хакта уведомление җибәреләчәк.
Фото: twitter.com
Читайте нас: