Районда авыл хуҗалыгы тармагы 31 миллион сумлык субсидия алмаган. Бу - авыл эшчәннәре өчен зур акча. Моңа бит берничә комбайн алып була, диелде.
Радий Хәбиров әлеге сорауга анык җавап бирде.
– Бу мәсьәләдә тармакны финанслау күләме республика буенча миллиард сумга якын тәшкил итте. Без авыл хуҗалыгын җитди субсидияләдек. Һичшиксез, киләсе елда тиененә кадәр акчаны кайтарачакбыз. Мин бурычларны һәрчак кайтарам. Бу акчаны алуыгызга ышана аласыз.