Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
28 декабрь 2020, 01:39

Күпме юллар үтелгән?!

Районда Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган иң дулкынландыргыч һәм тетрәндергеч акцияләрнең берсе – ветераннарга, тыл эшчәннәренә “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел” юбилей медальләрен тапшыру дәвам итә.

Шушы көннәрдә юбилей медален, йортына барып, Языково авылында яшәүче Рита Нурлыгаян кызы Сафаровага тапшырдылар. Языково авыл биләмәсенең ветераннар советы рәисе Анатолий Герасимович Максимов награданы бирер алдыннан аны район хакимияте башлыгы Марат Азамат улы Йосыпов исеменнән ихлас тәбрик итте. А.Максимов әйтүенчә, бүгенгә районда 261 кеше юбилей медален алган.
Рита Нурлыгаян кызының күпьеллык хезмәт юлы районыбызда узган. Ул, әти-әнисенә ияреп, 11 яшеннән урындагы колхозда эшли башлаган. Язма герое тумышы белән Иске Сынны авылыннан, шунда ук 7 сыйныфны тәмамлаган. Белем алу теләге белән янган кыз арытаба күрше Каргалы авылына җәяүләп йөреп укыган. Кышкы айларда квартирда яшәргә туры килгән, әмма кыз бернинди авырлыклардан да куркып тормаган, мәктәпне уңышлы тәмамлауга ирешкән һәм укудан буш вакытларында эшләргә дә өлгергән.
Кызганычка каршы, кеше өчен бер хәсрәтсез чор – балачагы дәһшәтле елларга туры килә аның. Бөтен илгә ябырылган авырлыкларны өлкәннәр белән беррәттән “татый”.
Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Рита педагогия институтына керергә була, тик конкурс буенча үтми, туган авылына кайтып башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшли, бер үк вакытта институтка керергә әзерләнә. Тырышлыгы бушка узмый, кыз авыл хуҗалыгы институтының зоотехния факультетына керә. Биредә ул югары белем турында диплом гына түгел, ә Кушнаренко егетеннән кияүгә чыгу тәкъдиме дә ала.
Яшьләр егетнең туган ягында төпләнәләр. Рита Нурлыгаян кызы бераз соңрак Мечников исемендәге институтта эшләп ала. Ә 1967 елда туган районында авыл хуҗалыгы идарәсендә эшли башлый. 1970 елдан 1972гәчә авыл хуҗалыгы продуктлары сатып алу һәм сыйфат буенча дәүләт инспекторы була. Волгоград авыл хуҗалыгы институтының икътисад факультетында белемен тулыландырганнан соң, 1972 елда язма герое район Советы башкарма комитетының авыл хуҗалыгы идарәсенең план бүлеге җитәкчесе итеп тәгаенләнә. Аннан соңгы елларда ул агросәнәгать бүлеге рәисенең икътисад буенча урынбасары, район хакимиятенең лицензия хезмәте җитәкчесе вазыйфаларын башкара, райпоның ревизия комиссиясе рәисе итеп сайлана. 1997 елда хаклы ялга дәүләт хезмәте вазыйфасыннан китә. Озак еллар намуслы эшләгәне өчен бик күп наградалар белән билгеләнгән. Болар – “Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре”, “Хезмәт ветераны”, шулай ук күпсанлы мактау грамоталары.
5 гыйнварда Рита Нурлыгаян кызына 88 яшь тула, ул бүген дә районның иҗтимагый тормышы белән кызыксынып тора, бакчачылык белән шөгыльләнә, ел саен мул уңыш үстереп ала, артканы сатуга да кала, йорт-ихатасын идеаль тәртиптә тота һәм оныклары һәм туруннарының уңышларына сөенеп яши.
Р.Сафарова медаль өчен рәхмәт белдерде һәм бу бүләкнең аның өчен үтә мөһим булуын әйтте, чөнки ул дәһшәтле чор турында хатирәләр мәңге онытылырлык түгел.
Читайте нас: