Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
20 декабрь 2020, 00:32

Эш ел әйләнәсенә туктамый

“Благовар” кошчылык заводының Узыбаш бүлекчәсе территориясе тынып калган. Управляющий Р.Т.Хәмидуллин әйтүенчә, кыш механизаторлар өчен ял вакыты булса да, барысы да ялга китмәгән. Берәүләр биредәге каз фермасында эшли, икенчеләр турыдан-туры кошчылык заводында эчке эшләр башкара, ә өченчеләре кар-бураннарга каршы көрәшергә әзерләнә.

Чөнки кыш булгач карсыз булмас. Шушы максатта Рузил Камилҗанов белән Айрат Мөэминов үзләренең куәтле Т-150 тракторларын беренче чакыру белән кар көртләрен еруга чыгарга әзерләп куйган. Техника предприятиенең җылы автогаражында тора.
Рим Тимерҗан улы белән эшләр торышы турында сөйләшеп тә беттек, бүлекчә территориясенә МТЗ-82 тракторы килеп керде. Хуҗасы Марат Каһарманов төп предприятиедә эшли. Кошлар астына салу өчен салам ваклау белән мәшгуль. Марат Хәтмулла улы сүзләренчә, быел саламны җитәрлек әзерләгәннәр. Бу эштә ул үзе дә катнашкан. Шуңа аңа үз хезмәт нәтиҗәләрен эштә күрү, бу чималның хуҗалык өчен кирәкле булуын тою күңелле.
Агымдагы эш-мәшәкатьләр арасында орлык фондын саклауга да тиешле игътибар бүленә. Предприятиенең баш агрономы Вадим Балашов шушы хәстәр белән килгән иде. Ул орлыкның бер өлеше биредә саклануын билгеләп үтте. Аны саклау процессы гадәти режимда бара.
Читайте нас: