Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
17 декабрь 2020, 23:46

Башкорт балы иң яхшы өчәү исәбендә

8 декабрьдә туры эфирда “Русия тәмнәре” беренче милли конкурсы җиңүчеләре игълан ителде. Башкорт балы “Бөтен илгә” номинациясендә иң яхшы өчәү исәбенә керде.

“Бу конкурсны ел да оештырырга уйлыйбыз. Анда катнашучылар абруй яулап кына калмый, иң мөһиме – илебезнең сыйфатлы азык-төлеге белән тагын да якыннанрак танышырга мөмкин”, — дип билгеләде РФ авыл хуҗалыгы министры Д.Патрушев.
Хәтерегезгә төшерәбез, Башкортстаннан 26 милли ризык тәкъдим ителде. Җиңүчеләр 8 номинациядә билгеләнде. Русиялеләр үзләренең яраткан ризыгы өчен миллионнан артык тавыш бирде. Тавыш бирүнең соңгы көннәрендә башкорт балы ышанычлы рәвештә тәүге унау исәбенә керде. Безнең бренд монда җиңә алмады, ләкин ул – илнең 79 төбәгенең 508 гаризасы арасында иң яхшы унау исәбендә.
Әмма, алдан билгеләнгәнчә, соңрак балыбыз лаек- лы бәяләнде. Конкурсның “Бөтен илгә” номинациясендә җиңүчеләрен Башкортстаннан сенатор Лилия Гомәрова игълан итте. “Зур дулкынлану белән номинациядә өченче урынга Башкорт балы лаек булуын игълан итәм”, - диде ул.
Шуны билгеләп үтик: икенче һәм беренче урыннарны Адыгей сыры һәм Вологда мае алды. Республика брендларының “Безнең авылдан” номинациясендә дә җиңү мөмкинлеге бар иде. Башкорт корыты һәм “Кургазак” минераль суы исә монда иң яхшы унау исәбенә керде.
Фото: ИА Башинформ
Читайте нас: