Благовар хәбәрләре
+19 °С
Облачно
ВКОК
Авыл хуҗалыгы
8 Августа 2019, 12:34

Һава торышы игенчеләрне ныклыкка сыный

Быел урып-җыю эшләре катлаулы шартларда үтә.

Быел урып-җыю эшләре катлаулы шартларда үтә. Яңгырлар, игенчеләрне
тагын һәм тагын бер тапкыр ныклыкка сынап, эш темпына аяк чала. Мәҗбүри рәвештә эшне туктатулар гына түгел, шуның нәтиҗәсе буларак, алтынга бәрабәр вакытның кулдан ычкынуы һәм, әлбәттә, уңыш сыйфаты да борчуга сала.
Б.Йосыпов исемендәге крестьян-фермер хуҗалыгында һәм “Заря” җәмгыятендә һава торышы урып-җыю эшләренә киң колач алырга мөмкинлек бирмәгән. Басу уңганнарына бүген һава торышы яхшыруын көтүдән башка чара юк. Хуҗалыкның баш инженеры Айдар Камалетдинов әйтүенчә, уңыш җыюга өч комбайн (1“Акрос” һәм 2“Нива”) җәлеп ителгән. Шунча КамАЗ игенне ташып торачак. Ике хуҗалыкның гомум чәчүлек мәйданы 2300 гектар тәшкил итә. Шуның 2000дә – бөртеклеләр, 250сендә – көнбагыш, 50 гектарында җитен үстергәннәр. Җитәкчелек читтән техника җәлеп итмичә үзләрендә булганнары белән хәлдән чыгарга ниятли. Узган еллар практикасыннан күренүенчә, бу кулларыннан килерлек. Алга куелганны үтәү өчен үз эшен белеп башкаручы һәм хезмәт сөючән игенчеләр бар.
Җыелган уңышны саклау урынына ташуда эшләүче КамАЗ водительләре Алик Хәлимуллин, Вил Хәйруллин, Винер Хаматдинов күпьеллык тәҗрибәләренә таянып фидакарь хезмәт үрнәге күрсәтә.
Әлеге хуҗалыкларда һөнәренә тугры эшчәннәрнең кадерен беләләр һәм аларга нәтиҗәле эшләү өчен шартлар тудырырга омтылалар, шуңа кадрларның еш алышынуы күзәтелми. Барысын да танып беләбез диярлек. Комбайнчылар һәм водительләр көненә ике тапкыр кайнар аш белән тәэмин ителә.
Туган ягыбыз басуларында иген игүчеләргә аяз көннәр телик. Һава торышы көйле торса, алар үстерелгәнне югалтуларсыз җыеп алу өчен бар көчен салачак.
Читайте нас