Благовар хәбәрләре
+16 °С
Ясно
ВКОК
Авыл хуҗалыгы
6 Августа 2019, 08:39

Уңыш булачак!

Токымлы кошчылык заводының Благовар элеваторында яңа уңышның тәүге партиясен 24 июльдә кабул иттеләр. Бүгенгә тонна иген салынган.

Токымлы кошчылык заводының Благовар элеваторында яңа уңышның тәүге партиясен 24 июльдә кабул иттеләр. Бүгенгә тонна иген салынган.
2 класслы көзге арышның уңышы яхшы. Дөрес, уракка иртәрәк төшү сәбәпле, ул бераз дымлы. Шуңа элеватор работниклары игенне киптерү белән мәшгуль. Предприятиедә мөһим урыннарның берсе булып саналган лабораториядә кабул ителгән игеннең дымлылыгын һәм чүплелеген тикшерәләр. Күп еллар Зөһрә Шәйхетдин кызы Ильясова җитәкчелек иткән коллективта дүрт кеше хезмәт сала. Шунысы куанычлы, әнисенең эшен дәвам итүче бар — кызы Гүзәл Уразмәтова лаборант булып эшли. Ул УДАТУны тәмамлаган, әмма авылда белгечлеге буенча эш юк. Шуңа әнисе белән иңгә иң куеп эшләп лаборант эше нечкәлекләрен үзләштерә.
Уразмәтовларның яшь гаиләсе Языковода яши, ипотекага йорт сатып алганнар. Ире Илдар белән, ул “Транснефть”нең Первомайский станциясендә эшли, Әминә исемле кыз үстерәләр. Гүзәл Шәрифулла кызы декрет ялына әзерләнә. Озакламый Уразмәтовлар гаиләсендә шатлыклы вакыйга көтелә, һәм Әминәгә туганы белән тагын да күңеллерәк булачак.
Читайте нас