Благовар хәбәрләре
+33 °С
Ясно
ВКОК
Авыл хуҗалыгы
26 Июля 2019, 12:32

Уңышлар сезгә, игенчеләр!

Кояшлы июль иртәсе. Безнең алда – алтынга манчылган көзге арыш басуы. Ул “Благовар” кошчылык заводының Топорино бүлекчәсенә карый. Куәтле “Акрос”

Кояшлы июль иртәсе. Безнең алда – алтынга манчылган көзге арыш басуы. Ул “Благовар” кошчылык заводының Топорино бүлекчәсенә карый. Куәтле “Акрос” комбайннары басуны иңләп-буйлап йөри. Алар артыннан чәнечкеле камыл гына торып кала, ә комбайн бункерлары яңа уңыш игене белән тула. Уракка төшүнең әлеге кабатланмас минутларын һәр игенче, шул исәптән хуҗалык җитәкчесе дә, дулкынланып көтеп аладыр, мөгаен. Менә Ринат Рифхәт улы Котышев та түзмәгән, белгечләр һәм механизаторларны нәтиҗәле хезмәткә илһамландыру һәм урып-җыю эшләренә старт бирү өчен басуга килгән.
... Тирә-юньдә ниндидер сихри тынлык хөкем сөрә, ара-тирә аны техника тавышы һәм кешеләр сөйләшүе генә боза. Уракта катнашучыларның булачак уңыш өчен борчылуы күренеп тора. Ярый әле көннәр әйбәт, техника яңа, хезмәт хакы канәгатьләнерлек, шулай булгач, җиң сызганып эшләргә дә эшләргә. Бу көнне басуга биш комбайн чыкты, ә гомумән 11 берәмлек техника (6 “Акрос” һәм 5 “Нью-Холланд”) эшләячәк. Иген ташуга 10 машина бүленгән.
Үстерелгәнне тиз көннәрдә һәм югалтуларсыз җыеп алу өчен быел уракка бераз алданрак төшкәннәр, былтыр берничә көнгә соңрак башлаган булганнар. Иген бераз дымлырак булса да, куркыныч түгел, Благовар элеваторында бөтен киптерү агрегатлары яңа уңыш игенен кабул итүгә әзер. Игенчеләргә быел 1800 гектарда – көзге, 8700 гектарда сабан культураларын җыясы.
Тулы версияне безнең гәзиттә укыгыз
Читайте нас