Район хуҗалыкларында урып-җыю эшләрен башлап җибәрделәр. Бу – игенчеләр өчен иң җаваплы чор. Иң тәүгеләрдән булып басуга “Башкир-агроинвест” ҖЧҖнең Күчәрбай подразделениесе эшчәннәре чыкты.
— Көздән чәчеп калдырылган шепкән уңышын җыюга төштек, — дип хәбәр итте безгә баш агроном Таһир Сафуанов. — Бу культураны без беренче тапкыр үстердек. Аңа 1038 гектар мәйдан бүленде. Уңыш, әйтергә кирәк, өметләребезне аклады. Гектар куәте уртача 13-14 центнер тәшкил итә. Шулай итеп, акрынлап безнең өчен гадәти булмаган югары маржинальле культуралар үстерергә өйрәнеп барабыз. Шул исәптән ногыт, люпин, ясмык үстерәбез. Әлеге культураларны игү технологияләрен тайпылышсыз үтәү аркасында нәтиҗәләр дә сөенечле – уңыш күләменнән канәгатьбез.
Уракта 10 ашлык комбайны катнаша. Явым-төшем булмаганда көн саен 200 гектарга якын мәйданның уңышы җыела. Комбайнчылар, механизаторлар, водительләр бердәм команда булып эшли. Араларында яшьләр дә булуы икеләтә шатлык безнең өчен. Мәсәлән, комбайнчы егетләребез Илвир Казыйханов уракта – беренче, Рөстәм Хәкимов икенче ел гына катнаша. Шуңа карамастан, өлкән коллегаларыннан калышмыйлар. Яшь механизатор Руслан Хәсәновны эш нәтиҗәләре буенча үрнәк итеп куярлык. Ул былтыр подразделениедә алдынгы комбайнчы булып танылды, ә “Башкир-агроинвест” буенча өченче урынга чыкты. Менә шундый лаеклы алмаш үсеп килә безнең коллективта!
Тулы версияне безнең гәзиттә укыгыз.