Благовар хәбәрләре
+21 °С
Дождь
ВКОК
Авыл хуҗалыгы
3 Июля 2019, 06:35

Лаеклы алмаш үсә

“Благовар” токымлы кошчылык заводы” ҖЧҖнең Топоринка бүлекчәсе уңганнары управляющий Руслан Корбанов җитәкчелегендә сенаж әзерләү буенча колачлы эш башкарган. Уртак тырышлык белән 1300 тонна сусыл масса әзерләнгән.

Шунысы куанычлы, мал азыгы әзерләү процессында өр-яңа, куәтле ике берәмлек техника — К-700 һәм Росагролизинг линиясе буенча авыл хуҗалыгы техникасын яңарту паркы федераль программасы кысаларында сатып алынган үзйөрешле чапкыч — җәлеп ителгән. Аны тәҗрибәле механизатор Фидан Якуповка ышанып тапшырганнар.
Руслан Наил улы әйтүенчә, беренче базны алар күпьеллык үләннәр — кәҗә үләне һәм люцерна сенажы белән кыска вакыт эчендә тутырганнар, икенче базны берьеллык үләннәр белән тутыру бурычы тора.
“Палессе” комбайнында Дмитрий Быль эшли, яшел массаны КамАЗ машинасында — Рөстәм Эргашев, Т-150 техникасында Ринат Батыргәрәев һәм Валерий Морозов ташый. Чабылган үләнне Языково авыл хуҗалыгы колледжы курсант-практикантлары Тимур Мамедов һәм Никита Сысоев әйләндереп тора. Куәтле, яңа К-700 яшел массаны тыгызлый. Базда сенаж тыгызланган саен сыешлык арта. Биредә профессионал Заһим Вәлимөхәммәтовның оста кулы сизелә.
Яшь кенә җитез бер егет күз ачып йомган арада машина бортларын ачып тора, сенаж сыйфатлы саклансын өчен базга сыек консервант сибә. Ул — авыл хуҗалыгы колледжының икенче курсында белем алучы практикант Сергей Лавров булып чыкты. Сергей безнең белән хезмәт практикасы турында тәэссоратлары белән бүлешә: “Биредә практика үтүчеләрне зур канәгатьлек белән каршы алдылар, ике тапкыр ашаталар. Управляющий Руслан Наил улы һәм өлкәннәр безгә бик игътибарлы мөнәсәбәттә, ничек эшләргә кирәк икәнен аңлатып, күрсәтеп торалар. Үземнең трактор йөртү тәҗрибәм бар: әтием Константин Сергеев Домбровка МТМсында тракторчы булып эшли, шуңа мин ДТ-75 белән кечкенәдән таныш. Киләчәк һөнәрем өчен әлеге практика файдалы булыр дип уйлыйм, чөнки беренче тәҗрибә — иң кадерлесе.
Эретеп ябыштыручы Салават Садретдиновның намуслы эше турында әйтмәсәк, Топоринка уңганнарының мал азыгы әзерләү турында сурәтләмәсе тулы булмас, мөгаен. Салават белән без гәзит укучыларны киләсе саннарда таныштырырбыз. Бүлекчәдә шулай ук пар җирләрен эшкәртү белән шөгыльләнәләр һәм уҗым арышын җыюга әзерләнәләр.
Эльвира ХӘСӘНОВА.
С.Константинов фотосы.
Читайте нас