Благовар хәбәрләре
+16 °С
Ясно
ВКОК
Авыл хуҗалыгы
21 Июня 2019, 06:05

Авылны үзгәрешләр көтә

Яңа федераль программа кысаларында тармакны үстерүгә 2,3 триллион сум акча юнәлтеләчәк

Күптән түгел Русия Хөкүмәтендә авылларның 2025 елга үсешен билгеләүче мөһим документ кабул ителде. “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” дәүләт программасын тормышка ашыру максатында шушы чорда 2,3 триллион сум акча юнәлтеләчәк. Ил җитәкчелегенең крестьян яшәешенә шундый игътибар бирүе очраклы түгел. Чөнки соңгы елларда аграрийлар үз исемен азык-төлек базарында ныгыту белән генә чикләнмәде, икътисадның башка тармаклары белән чагыштырганда, күпкә тизрәк темп белән экспорт күләмен арттыруга да иреште. Узган елда, мәсәлән, 2017 ел белән чагыштырганда, экспорт күрсәткече 20 процентка артып, 25 миллиард долларга җитте. Хәзер ил Президенты Владимир Путин тагын да колачлырак бурыч куйды: 2024 елга аграр экспорт күләме 45 миллиард доллар тәшкил итәргә тиеш. Ил башлыгы билгеләнгән бурычларның яңа дәүләт программасы белән бәйле булуы да аңлашыла. Чөнки, моңа кадәр тормышка ашырылган гомумдәүләт программасында да, төрле дәрәҗәдәге проектларда да, нигездә, аграр җитештерүне арттыру чараларына өстенлек бирелә иде. Русия Хөкүмәтендә кабул ителгән программа исә, беренче чиратта, авылдагы социаль һәм кадрлар мәсьәләсен хәл итү, хезмәт базарын үстерү кебек юнәлешләрне берләштерә. Халыкның керемен арттыруга булышлык итү, эшсезлекне киметү чараларына зур игътибар бирелә. Әйткәндәй, федераль тармак министрлыгы мәгълүматларына караганда, авылда эшсезлек дәрәҗәсе, шәһәр белән чагыштырганда, ике тапкыр диярлек зуррак, ягъни, нисбәт 4кә 8 процент тәшкил итә. Керемнәре яшәү минимумыннан түбән булганнар саны да, шулай ук, ике тапкыр югарырак, авылда — 20, шәһәрдә 11,2 процент тәшкил итә. Шунысы да мәгълүм булсын, федераль ведомство башлыгы Дмитрий Патрушев билгеләвенчә, илдә авылдагы беренче чиратта торган мәсьәләләрне хәл итү өчен 6 триллион сум таләп ителә. Әлбәттә, телгә алынган дәүләт программасында каралган сумма аңардан азрак, әмма һәр юнәлеш тәгаен финанс күләме белән ныгытылган.
“Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” дәүләт программасын тормышка ашыру буенча Башкортстанда нинди чаралар билгеләнә? Федераль дәрәҗәдәге мөһим карар кысаларында республика Авыл хуҗалыгы министрлыгы беренчел бурычларны нәрсәдә күрә? Күптән түгел тармак министрлыгында узган киңәшмәдә сүз шул хакта барды. Чарада Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары вазыйфасын вакытлыча башкаручы, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов, Дәүләт думасы депутатлары Рәмзил Ишсарин һәм Фәрит Ганиев катнаштылар.
Аграр ил төшенчәсенең асылы соңгы елларда бер­мә-бер артты. Авыл хуҗа-лыгы экспортының корал сатуга караганда да күбрәк табыш китерүе крестьян хезмәтенең генә түгел, аграр җитештерү белән дөнья базарында өстенлеккә ия булган дәүләтнең дә мәртә-бә­сен күтәрде. Хәзер инде Русиянең эчке сәүдә базарын үзендә җитештергән продукция белән тәэ­мин итә алуына беркем дә шиклән­ми. Беренче чиратта илнең азык-төлек хәвефсезлеген тәэмин итеп, без үзебезнең көчле, бәйсез һәм сәяси-икътисади яктан тотрыклы булуыбызны күр­сәттек. Билгеле, әлеге тотрыклылыкны тәэмин итү өчен илнең аграр статусын тәшкил итүче авыл хуҗалыгын, авылларны сакларга кирәк. “Авыл терри­тория­ләрен комплекслы үстерү” программасы да өч төп максатны күз уңында тотып әзерләнгән.
Беренчесе — Русиядә 2025 елга авылда яшәүче­ләр санын гомум халык исәбендә кимендә 25,3 процент дәрәҗәсендә саклап калу. 2017 елда ул 25,7 процент иде.
Икенчесе — авыл һәм шәһәр гаиләләрендә уртача айлык керем дәрәҗәсен 80 процентка җиткерү. Ике ел элек ул 67 процент иде.
Өченчесе — авылларда яшәү шартлары яхшыртылган торак биналар өлешен гомум исәптәгенең 50 процентына җиткерү. 2017 елда ул 32,4 процент булган.
Фәкать шушы максатлар өчен федераль программа кысаларында казнадан 1 триллион 61 миллиард сум акча бүленәчәк. Мәгълүм булуынча, 2003-19 елларда республикада “Авылны социаль үстерү” һәм “Авыл территорияләрен тотрыклы үстерү” федераль программалары тормышка ашырылды. Шушы максатларда үзләштерелгән финанс кү-ләме 19,23 миллиард сум тәшкил итте, шуның 5,88 миллиард сумы федераль казнадан бирелде. Ил бюджетыннан акча җәлеп итү буенча Башкортстан лидерлар исемлегенә керде.
— Әлегә кадәр гамәлдә булган федераль программа Башкортстанның аграр хуҗалык эшчәнлегендә, авыл тормышында тоемлы матур эзләр калдырды, әмма авыл халкының тормыш дәрәҗәсен, тормыш сыйфатын тагын да яхшырту максатында җитди бурычлар билгеләнүе куандырды, — ди Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары вазыйфасын вакытлыча башкаручы, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов. — Әлеге вакытта авыл җирендә йорт төзү яисә төзелгәнен сатып алу өчен социаль түләүләр алуга, “Авыл территория­ләрен тотрыклы үстерү” программасы кысаларында 4,4 мең гаилә чиратта тора. Авылларны табигый газ белән тәэмин итү дәрәҗәсе — 85,1 процент. 2003 елда ул 43 процент иде. Шулай ук 2003 елда республика авыл биләмәләренең 37 процентында эчәр су үзәк үткәргечләр аша тәэмин ителгән булса, хәзер ул 60,7 процент тәшкил итте. Ассызыклап әйтергә телим: 2003 елдан башлап тормышка ашырылган программалардан аермалы буларак, күп-тән түгел кабул ителгәненең өстенлеге аның агросәнәгать комплексы җитештерүе белән бәй­ле булмавында. Ягъни, яңа документ аграр җи­теште-рүне тәэмин итүче алшартларга, беренче чиратта, авылда яшәүчеләрнең яшәү шартларын яхшыртуга юнәлтелгән. Әлбәттә, бу авылда төрле дәрәҗәдәге аграр бизнесны башлап җибәрүгә, үстерүгә дә зур этәргеч бирәчәк.
Илшат Илдус улы билге­ләвенчә, республика Авыл хуҗалыгы министрлыгы федераль документ кысаларында төбәк программасын әзерләп, аны республика Хөкүмәтенә тәкъдим иткән. Хәзер төп бурыч — ашыгыч рәвештә урыннарда программага кертү өчен тәгаен объектлар санын ачыкларга һәм тиешле документлар әзерләргә кирәк.
Рәсми мәгълүматлар буенча, республика халкының 37,7 проценты, ягъни 1 миллион 530 мең кеше авылда яши. Башкортстанда 4513 авыл бар. Авылларны комплекслы үстерү програм­масының республика проектында һәр табигый климатик зона һәм анда яшәү-че халыкларның ихтыяҗ-үзенчәлекләре исәпкә алынган.
Саннар телендә.
Район хакимиятләре әзер­ләгән мәгъ­лүмат­лардан күренүенчә, 11 мең километр арада авыл юлларын төзек-ләндерү, 317 авылга каты өслекле юл салу, 1613 авылга газ кертү һәм 2684 авылда үзәк-ләште­релгән су тәэ­минаты системасын салу таләп ителә.
Билгеле, 357 фельдшер-акушерлык пунктын төзү яки реконструкцияләү, 50гә якын мәктәп һәм балалар бакчасы, 69 клуб, 37 физкультура-савыктыру комплексы һәм башка бик күп объектлар төзү кирәк­леген күз уңында тотканда, Башкортстанны чын мәгънә­сендә зур төзелеш мәй-даны белән чагыштырырга мөмкин булыр иде.
Әлбәттә, авылда иң зур проблема —- торак мәсьә­ләсе. Ул гомер бакый бик катлаулы булды һәм бу яшьләрнең дә, өлкәннәрнең дә туган төяген ташлап китүгә сәбәпче иде.
Телгә алынган комплекслы программаны кабул иткәндә, Русия Хөкүмәте Премьер-министры Дмитрий Медведев әлеге мөһим документта авылда торак хәлен яхшыртырга теләүче-ләрне кызыксындырган шартлар да җитди булырга тиеш, дип белдергән иде. Комплекслы программада елына 3 процентлы ставка белән ташламалы ипотека бирү мөмкинлеге дә карал­ган. Ә өй төзүче акчаны ничек эшләп алачак дигәндә, авыл территорияләрендә кече һәм урта бизнесны үстерү максатында шулай ук елына 3 процентлы ставка белән ташламалы кредитлар бирү ярдәм итәргә тиеш.
— Комплекслы программа бюджеты 2,3 триллион сумга җитә. Бу бик күләмле һәм шатландыргыч сумма, — ди Илшат Илдус улы. —Ел саен авылларны социаль үстерүгә 250 миллиард сум акча бирелә. Ә бит әлеге вакытта ил күләмендә аграр тармакка ел саен бүленгән барлык дәүләт ярдәме 300 миллиард сум иде. Бу — уникаль мөмкин-лек һәм аны дөрес файдаланырга кирәк. Федераль программада катнашу өчен ни дәрәҗәдә тизрәк һәм нәтиҗәлерәк эшли башлыйбыз — шулкадәр үк республика авылларында матур үзгәрешләр күзәтелә башлаячак. Авылда уңайлы яшәүне тәэмин итү өчен көчебез дә, теләгебез дә зур.
Читайте нас