— Шушы көннәрдә генә 1200 гектарда уҗым культураларына пестицидлар сиптерүне тәмамладык, — дип сөйли эшләр барышы турында предприятиенең башкарма директоры Радик Шәфиев. — Бүген борчакны эшкәртүгә керештек. Мәгълүм участокта ике берәмлек техника җәлеп ителгән, эш тәүлек әйләнәсенә дәвам итә. Механизаторлар Андрей һәм Александр Василенколар, Нияз Вахитов, Олег Пликин, су ташучы Юрий Хәсәнов (рәсемдә) бердәм һәм тату команда булып эшли һәм көннән-көн эш күләмен киметә. Артабан иртә бөртекле культураларны эшкәртә башлаячакбыз.