Бүлекчә бригадиры Серик Бармаков әйтүенчә, әлбәттә, озайлы кышлатудан соң маллар башта базап калган. Әмма саф һава, яшел сутлы үлән, сулык аларга тирә-юньгә тиз җайлашырга ярдәм иткән. Һәм нәтиҗәсе дә күз алдында — савым арткан, ферма буенча 400 литрга күбрәк, ә гомумән 514 сыердан көнлек савым 5455 литр тәшкил итә.
Алмашлап 4 көтүче эшли, болар — Ринат Төхвәтуллин, Руслан Рамазанов, Дамир Шәйхетов һәм Илнур Нигъмәтуллин. Иртәнге савым сәгать алтыда башлана, сәгать сигездә сыерларны көтүчеләр сменасы кабул итә, алар көтүне җәйләүдән 2-2,5 км. читтә көтә. Без килгәндә сыер көтүе бик матур урында иде, биредә сыер малына хөррият, берәүләре буа буенда ята, икенчеләре үлән уртлап йөри, өченчеләре май кояшы астында рәхәтләнә.
И.Нигъмәтуллин белән Д.Шәйхетов та көтү сезоны башланганга шат. Тугры дуслары: атлар һәм эт – яннарында. Көн эссе булуга һәм тәүлек әйләнәсенә кизү торырга туры килүгә карамастан, терлекчеләр эштән дә, хезмәт хакыннан да канәгать. “Благовар” токымлы кошчылык заводы” ҖЧҖ җитәкчелегенең хезмәтне саклауга һәм эшләүчеләрнең сәламәтлеге хәвефсезлеген тәэмин итүгә бүлгән игътибары мөһим шарт булып тора. Мәсәлән, талпан энцефалитыннан саклау максатында көтүчеләргә медиклар ике тапкыр махсус вакцина кадый. Шуңа, үләндә, урманда талпан кадалу ихтималлыгы зур булса да, көтүчеләр сәламәтлекләренә хәвеф янамавына ихлас ышана.