Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
26 апрель 2019, 17:42

Сан түгел, ә осталык белән алдыралар

Дмитриевка авылындагы И.Миңнегалинның крестьян-фермер хуҗалыгы МТМсында без килгәндә чәчүгә төшәр алдыннан соңгы әзерлек эшләре бара иде.

Управляющий Фәһим Фәнил улы Гыйләҗев әйтүенчә, биредә 8 берәмлек техника исәпләнә. Коллективта сезонлы эшләрдәгеләр белән бергә 15 кеше санала. Басуга Илһам Рәхмәтуллин (МТЗ-82) һәм Айрат Гайнанов (Т-150) идарә иткән ике чәчү комплексы чыгачак. Алар 600 гектарда бодай һәм арпа чәчәргә тиеш. Илһам Марат улы яңа “Беларус”та дым каплаткан. Ул монда 1996 елда әти-әнисе белән Казахстаннан күченеп килгән икән. Хәзер күңеленә якын эше бар, йорт төзегән, техниканы биш бармагыдай белә. Ачык күңелле, аралашучан кеше.

Ындыр табагында да эш кайный. Анда бөтен нәрсә склад мөдире Руслан Зөбәеров җаваплылыгында. ЗАВ-20 операторы Инсаф Галләмов орлыкны чистартып әзерләп куйган. Ашлама кайтарганнар. Орлык ташуда ЗИЛ-130да Айдар Әхмәтшин белән КамАЗда Рәмил Рәҗәпов эшләячәк.

Дмитриевка эшчәннәре менә шулай, күмәк булмасалар да, бай тәҗрибәләренә таянып җирдә эшләүләрен, илне икмәк белән тәэмин итүләрен дәвам итә.

Эльвира ХӘСӘНОВА.

С.Константинов фотосы.
Читайте нас: