Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
22 апрель 2019, 16:18

“Челленджер” – техника могҗизасы

“Башкир-агроинвест” ҖЧҖнең Благовар подразделениесе басуларында техника күптән эшли, 15 апрельдә биредә сабан бодае чәчә башладылар. Һәм авыл хуҗалыгы эшләре көннән көн кыза бара. Сабан бодае һәм арпа 8600 гектар биләячәк. Мәгълүм культура басулары Иске Сынны һәм Дмитриевка авылларына якын урнашкан.

— Чәчү эшләре башланганчы бер көн алдан ашлама — 1 гектарга 100 кг исәбеннән аммиак селитрасы керттек, — дип сөйли хуҗалык агрономы Илшат Карачурин.

Басуларда эш тыныч шартларда һәм план буенча башкарыла. Шөкер, хуҗалыктагы техника заманча, кешеләр ышанычлы, орлык һәм ягулык җитәрлек.

Без килгәндә басуда чылбырлы “Челленджер” тракторы эшли иде, әйткәндәй, андый безнең районда берәү генә. Мәгълүм хуҗалыкта аңа нибары ике механизатор — Алексей Кучеров һәм Ильяс Карачурин гына идарә итә ала. Былтыр, хуҗалык җитәкчелеге шундый трактор сатып алгач, Алексей һәм Ильяс аңа идарә итәргә укып кайткан. Бу агрегат өчен башкара алмаслык эш юк, элек берничә комплекс таләп ителгән эшне ул хәзер берүзе аткарып чыга. Шуңа бәясе дә кыйммәт — 30 миллион сумга якын. Бик зур булуына карамастан, “Хорш Пронто” чәчкечле трактор басуда бик җиңел һәм тиз хәрәкәт итә. Шунысын билгеләргә кирәк, тракторның чылбыры резинадан. Дмитриевкада чәчүдә әтиле-уллы механизаторлар Андрей һәм Вадим Малыхиннар мәшгуль. Алар “Джон Дир” фирмасы тракторына һәм чәчкеченә идарә итә. Күптән көтелгән кояш җирне җылытып, яңа уңышка “җан өрә”. Благовар подразделениесендә, сабан культураларыннан соң, кышын начар һава шартлары нәтиҗәсендә һәлак булган көзге культураларны яңадан чәчәчәкләр, шикәр чөгендере басуына күчәчәкләр. Мәгълүм культурага хуҗалыкта зур игътибар бүленә, ул 3300 га биләячәк.

Еш кына өлкән яшьтәгеләрдән, буш басуларны күреп йөрәк әрни, дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Аларны аңлавы авыр түгел, чөнки җирләр эшкәртелмәгән икән, димәк, кешеләр эшләүдән туктаганнар дигән сүз. Тырышлык салып эшләмәгән җирдә уңышлы киләчәккә өмет итәм димә. Басуларны карап, кешеләр белән аралашып, әлеге командировкадан без, благоварлыларның киләчәге бар һәм ул якты, дигән фикердә белән кайттык.

Ирина МАКСИМОВА.

С.Константинов фотосы.
Читайте нас: