Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
15 апрель 2019, 19:08

Хәерле сәгатьтә, игенчеләр!

Район хуҗалыкларында язгы басу эшләрен башлап җибәрделәр. Тәүгеләрдән булып басуга “Башкир-агроинвест”, “Благовар” токымлы кошчылык заводы ҖЧҖ игенчеләре чыкты.

Алар көзге культураларны өстәмә тукландыру, дым каплату, күпьеллык үләннәрне тырмату белән шөгыльләнә.

“Благовар” кошчылык заводында язгы чәчүгә төпле әзерләнгәннәр. Предприятиенең баш агрономы Вадим Балашов әйтүенчә, һәр участокта кирәкле санда техника, эшче көч бар. Мәсәлән, уҗым культураларын өстәмә тукландыруда ике берәмлек техника эшли. Бу эшне авыл хуҗалыгы колледжыннан биредә практика үтүче егетләр Вадим Ибраһимов, Эмиль Гәрәев һәм Денис Вәлитовка (рәсемдә) йөкләткәннәр.

— Студент егетләр моңа кадәр дә практиканы бездә үткән иде, шуңа эшне яхшы беләләр, — ди агроном егетләрнең эшеннән канәгать булуын белдереп. — Өстәмә тукландыру үткәреләсе мәйдан 2300 гектар тәшкил итә. Шунысы куанычлы, көзге культуралар әйбәт кышлаган, яңадан чәчү таләп ителми.

Күрше басуда тәҗрибәле механизатор Константин Лавров, Валерий Морозов күпьеллык үләннәрне тырмату белән мәшгуль.

Зур тырышлык салып эшкәртелгән җиргә орлык салыр көнгә дә күп калмады. Быел хуҗалыкта язгы чәчүгә 8200 гектар җир бүленгән. Шуның иң күп өлешендә бөртеклеләр үстереләчәк.

(Дәвамы гәзитнең чираттагы санында).

Айсылу ХӘСӘНОВА.

С.Константинов фотосы.
Читайте нас: