Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
10 апрель 2019, 17:42

Табышлы бизнес – казчылыкта кызу чор

Республикада кошчылык тармагы яхшы үсешкән. Безнең районда гына алты хуҗалыкта йорт кошлары үрчетү белән шөгыльләнәләр.

Гомумән алганда, районда 240258 кош-корт исәпләнә, шуның 172160ы – авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә, 28098е – крестьян-фермер хуҗалыкларында, 40000е – шәхси ярдәмче хуҗалыкларда.

Тармакта көндәшлек тә югары. Шунлыктан һәр хуҗалык кайсы ягы белән дә булса башкалардан аерылып торырлык үзенә генә хас яңалык кертергә омтыла.

Менә, мәсәлән, “Герой Хәмит Әһлиуллин” җәмгыятендә берничә ел инде каз үстерү белән уңышлы шөгыльләнәләр. Анда нигездә универсаль саналган һәм авырлыклары белән аерылып торган венгер токымлы казлар үстерелә. Ата казлар гадәттә 6-8, инәләре 5-6 килограммга җитә. Аннан тыш, “венгерлар” ашауга талымсыз һәм чыдам булулары белән аерыла. Әлеге токым каз бәбкәләрен халык теләп сатып ала.

Тәүге елларда кошлар саны күп түгел иде һәм алар гамәлдә Өйдрәкбаш фермасында гына асралган булган. Бүген исә Бозаулыкта һәм Күллекулда да бөтен терлекчелек биналары диярлек каз асрауга җайлаштырылган.

— Әлеге көндә казлар саны 15 мең башка җитте, — ди предприятиенең башкарма директоры Фәриз Тимербулатов. — Тармакны үстерү исәбенә авылда өстәмә эш урыннары булдыруга ирештек. Бүген каз үстерүдә 15 кеше эшли.

Әле кош караучылар өчен кызу эш көннәре – казлар йомырка сала башлаган.

— Йомырканың тәүге “уңыш”ын 25 февральдә җыеп алдык, — дип сөйли көндәлек эшләр турында Өйдрәкбаш фермасы мөдире Рәфис Төхвәтуллин. — Көн саен 1200гә якын йомырка алына. Апрель уртасыннан май ахырына кадәр бу күрсәткеч тагын да артыр дип көтелә. Алынган продукция артабан сату һәм инкубациягә кую өчен хуҗалыкның төп предприятиесе – Чишмә районында урнашкан “Әһли” хуҗалыгына озатыла.

Мөдир әйтүенчә, кош караучы-операторлар йомырканы сәгать саен җыеп чыга. Йомырка салу чорында казларны яхшы сыйфатлы ашату каралган. Кошлар рационы ныклы уйланылган һәм бөтен вак-төягенә кадәр исәпкә алып төзелгән. Хуҗалыкның үзендә мини-катнашазык заводы бар, анда казлар өчен көн саен 4,5 тонна азык җитештерелә.

Казчылык өчен мәшәкатьле чорда барысы да көчәйтелгән режимда эшли. Һәркемнең үз урынында зур җаваплылык тоеп эшләве таләп ителә. Кош караучыларның хезмәт хакы турыдан-туры алынган йомырка санына бәйле. Шуңа һәр эшчән үзенең хезмәт нәтиҗәсе белән нык кызыксына.

Үсемлекчелек белән беррәттән кошчылык та хуҗалыкның төп юнәлеше булып тора. Практикадан күренүенчә, бу — киләчәге өметле булган һәм табышлы тармак. Былтыр, мәсәлән, Өйдрәкбаш уңганнары 30 млн. сумлык йомырка саткан. Шуны исәпкә алып, хуҗалык җитәкчелеге үз алдына тармакны артабан үстерү бурычлары куя.

Айсылу ХӘСӘНОВА.

С.Константинов фотолары.
Читайте нас: