Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
8 апрель 2019, 13:27

Уҗым культуралары имин кышлаган

Республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров үткәргән оператив киңәшмәдә республика Хөкүмәте вице-премьеры, авыл хуҗалыгы министры вазыйфасын башкаручы Илшат Фазрахманов язгы кыр эшләренә әзерлек барышы турында чыгыш ясады.

Уҗым культураларының 57 процентының торышы яхшы, дип билгеләде ул. Аларның 7 процентын яңадан чәчәргә туры киләчәк. Техниканың әзерлеге — 96 процент. Басу эшләрендә 10 меңнән артык трактор катнашачак. Минераль ашламалар һәм үсемлекләрне саклау чараларын сатып алу актив бара. Чәчү вакытында 2 миллиард сумлык ягулык таләп ителәчәк. Ә гомумән, чәчүне үткәрүгә барлык дәрәҗә бюджетлардан 4 миллиард 175 миллион сум акча бүленәчәк. Планга ярашлы, чәчү эшләре 15 июньдә тәмамланырга тиеш.
Әлеге көннәрдә район хуҗалыкларында да бөтен көч язгы басу эшләренә әзерләнүгә юнәлтелгән.
— Техника ремонтлау белән беррәттән авыл хуҗалыгы предприятиеләренә минераль ашламалар кайтарыла. Бүгенгә 3330 тонна минераль ашлама сатып алынды. Орлыкларның чәчү сыйфаты билгеләнә һәм корткычлар һәм авыру тудыручылар булу-булмавы тикшерелә.
Быел районда язгы чәчүгә 56 мең гектар мәйдан бүленде. Көзге культуралар 15030 гектар тәшкил итә. Язгы тикшерүләрдән күренүенчә, алар әйбәт кышлаган, — диде район хакимияте авыл хуҗалыгы бүлегенең баш агрономы Динар Хәйретдинов, эшләр торышы белән таныштырып.
Читайте нас: