Әле алар трактор, чәчкеч һәм башка техникага планлы ремонт үткәрә, диск, подшипникларын алыштыралар. Язгы чәчүгә кадәр һәр көн исәптә, бернигә карамастан, бөтен нәрсә тулы әзерлектә булырга тиеш.
— Чәчү эшләрендә 21 берәмлек техника катнашыр дип планлаштырыла. Басуда да көтелмәгән хәлләр килеп чыгуы ихтимал. Шуңа ремонт бригадасы ярдәмгә килергә һәрчак әзер торырга тиеш. Безнең механизаторлар тәҗрибәле. Һәр сезон тәмамлану белән дефектовка үткәреп, кайсы техникага нинди ремонт таләп ителәчәген билгелиләр, — дип сөйли МТМ мөдире Рафаил Робертович Фишер.
Коллектив нигездә сыналган һәм эшне биш бармагыдай яхшы белгән механизаторлардан тора. Авыл хезмәтенең авырлыгы беркемгә дә сер түгел һәм мондый киеренке режимда – бер караңгыдан икенчесенә кадәр эшләргә барысы да ашкынып тормый. Шунлыктан сезонлы эшләр вакытында эшче кулларга кытлык сизелә. Гадәттә авыл хуҗалыгы колледжында белем алучы егетләрне, Мәшгульлек үзәгендә исәптә торучыларны җәлеп итәргә туры килә.
Михаил Левин, башка хезмәттәшләре сыман, “карт гвардия” әгъзасы булып тора. Авыл хуҗалыгы тармагында 20 ел һәм аннан да күбрәк эшлиләр, һәм хуҗалык авыр чор кичергән мәлдә дә җиңел эш эзләп читкә чыгып китмәгәннәр.
Слесарь-көйләүче Филир Әминев теләсә нинди ватылуларны санаулы сәгать эчендә төзәтеп куюга сәләтле.
Агроном Андрей Владимирович Фомин әйтүенчә, хуҗалыкта орлык җитәрлек, якын көннәрдә аны агулауга һәм туфракны чәчүгә әзерләүгә керешәчәкләр.