Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
26 февраль 2019, 18:16

Сорау тәкъдимнән артып китә

Соңгы вакытта сатып алучылар үзебездә җитештерелгән продукциягә өстенлек бирә. Магазиннарга җәһәннәмнән китерелгән яраклылык вакыты әллә ничә айлар-еллар белән исәпләнгән сөт продуктларыннан бизә башладык.

Ә күңел мөмкин кадәр азрак эшкәртү үткән һәм һәртөрле өстәмәләр кимрәк кушылган экологик яктан чиста продуктларга тартыла. Андыйларны безнең районда Моисеево сөт заводында табарга мөмкин.

“СН-Продукт” ҖЧҖ – республика базарында иң зур һәм ышанычлы сөт продукциясе тәкъдим итүчеләрнең һәм районда иң уңышлы эшләүче производство предприятиеләренең берсе.

“Свое-Наше” маркасы астында чыгарылучы сөт, кефир, каймак, эремчек һәм ак майны благоварлылар теләп сатып ала һәм аларга сорау артканнан-арта.

Предприятиенең эш көннәре һәм үсеш перспективалары турында җитәкчесе Андрей Чистяков белән сөйләшәбез.

— Андрей Николаевич, соңгы елларда сездә нинди үзгәрешләр булып үтте?

— Производство мәйданчыкларын, җитештерелүче продукция күләмен сизелерлек арттыруга ирештек. Былтыр яңа бина файдалануга тапшырылды, анда заманча җиһаз урнаштырдык. Ике ел элек ак май, йогурт җитештерү цехы эшли башлады. Һәм, шуның нәтиҗәсе буларак, предприятиенең финанс хәле яхшырды, ә бу, үз чиратында, эшләүчеләрнең хезмәт хакын арттыру мөмкинлеге бирә. Бүген бездә уртача эш хакы 30 мең сум тәшкил итә. Шуның белән бергә хезмәт шартларын яхшыртуга да тиешле игътибар бүленә. Биредә ял бүлмәсе, душ кабиналары, зур актлар залы бар.

Соңгы бер-ике елда коллектив та зурайды, хәзер бездә өч сменада 90 кеше эшли.

— Предприятиедә сөт эшкәртү күләме нинди? Заводның куәте күпмегә исәпләнгән?

— Көн саен 55 тоннага якын сөт кабул ителә һәм эшкәртелә. Ә мул сөт чорында бу сан 70 тонна чикләрендә һәм аннан да күбрәк була. Заводның җитештерү куәте тәүлегенә 80 тоннага кадәр сөт эшкәртү мөмкинлеге бирә. Әмма моның өчен кабул итү участогын һәм әзер продукцияне төрү цехын модернизацияләү таләп ителә. Якын вакытта бөтен көч шул юнәлештә җәлеп ителәчәк.

— Заводта җитештерелүче продукциянең ассортименты үзгәрдеме?

— Әйе, ассортимент күпкә киңәйде. “Свое-Наше” һәм “По-деревенски” линиясеннән чыккан продуктлар безнең бренд булып тора. Соңгысы бер ел элек барлыкка килде. Болар – кайнаган сөт, ряженка, катык, эремчек, каймак, кызыл эремчек, йогуртлар. Алар аертылмаган сөттән җитештерелә. Сөт продуктлары яратучылар әлеге линия продукциясен тәмләп карады һәм сыйфатын югары бәяләде. Шуңа “По-деревенски” продуктларына ихтыяҗ без тәкъдим иткәннән артып китә. Гомумән, без сатып алучыларга 30 төрдән артык товар тәкъдим итәбез. Үзебездә үк әзер продукциянең сыйфатына лаборатор күзәтү ясала. Төяп озатыр алдыннан, ягъни сатып алучыларга тәкъдим иткәнгә кадәр товарның һәр партиясен үзебез тәмләп карыйбыз, бу процедурада белгечләр генә түгел, җитәкчеләр дә катнаша. Аннан тыш, яңа җиһаз ярдәмендә продукцияне тетрапак яисә йомшак пакетларга гына түгел, ә пэт-шешәләргә дә сала алабыз.

— Продукция республикадан читкә чыгарыламы?

— Юк. Завод гамәлдә сату вакыты кыска булган пастерланган продукт җитештерүгә махсуслашкан, шуңа аны республикадагы сәүдә челтәрләрендә һәм нокталарында гына сатабыз.

— Предприятие коллективы турында берничә сүз әйтеп үтмәссезме?

— Сөт заводында эшләү югары җаваплылык һәм үз бурычларыңны җиренә җиткереп башкаруны таләп итә. Шуңа очраклы кешеләр эшли алмый бездә. Әлеге вакытта кадрлар белән тулысынча тәэмин ителгәнбез. Хезмәткәрләрнең күбесе үзебездә үк өйрәтү-укыту шарты белән кабул ителде. Предприятие эшчәнлегендә зур роль уйнаучылар арасыннан производство мөдире Руслан Минисламовны, төрү аппартлары операторлары Сергей Жуковны, Филүс Гайсинны, өлкән механик Фидрат Вәлиевны, технолог Ришат Гомәровны, өлкән мастер Айгөл Бертончеллины, слесарь-аппаратчы Айнур Шәяхмәтовны, мастер Ирина Васильеваны билгеләп үтәр идем.

— Андрей Николаевич, предприятиене артабан үстерү буенча планнарыгыз да юк түгелдер. Алар турында ни әйтерсез?

— Чынлап та, бар алар. Һәм барысы да гамәлгә ашарлык. Киләчәктә дә производство күләмнәрен арттыру, товар тәкъдим итү географиясен киңәйтү белән шөгыльләнәчәкбез. Телгә алынганнарыннан тыш, быел өстәмә таралар склады төзеләчәк. Шулай ук, электр энергиясе белән өзлексез тәэмин итү максатында яңа электр тапшыру линиясе төзү һәм тоташтыру планлаштырыла.

Айсылу ХӘСӘНОВА.

С.Константинов фотосы.


Мастер Ирина Васильева предприятие ачылганнан бирле эшли.
Читайте нас: