Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
19 февраль 2019, 13:17

Җаваплы чор башлана

“Благовар” кошчылык заводыныың Узыбаш бүлекчәсендәге каз фермасында кошлар саны аз булса да (3000 баш, шуның 562се – селекция кошлары), аларның һәркайсы алтын бәрабәренә тиң.

Чөнки биредә югары продуктлы казлар чыгару белән шөгыльләнүче кече селекция үзәге урнашкан. Нәселгә дип сайлап алынган казлар кышкы аклык фонында бигрәк тә матур күренәләр. Каурыйлары кояшта төрле төсләргә кереп ялтырый, үзләре акрын басып “текә” генә йөриләр.

Каз фермасы мөдире Фәнзилә Батыршина әйтүенчә, бүген ана кошлар гына иркендә йөри. Ферма биләмәсендә барлыгы өч корпус. Тәүгесе урал ак токымлы казлар өчен тәгаенләнгән, ул 156 читлеккә исәпләнгән. Икенчесендә урал соры токымлы казлар өчен 265 читлек урнаштырылган.

— Казларны игътибар белән күзәтеп торсаң, көтүдә нинди статуска ия булуларын аңларга мөмкин. Теге яки бу гаиләгә нәкъ шундыйларын сайлап алабыз да инде. Фермада бер ата һәм өч ана каздан торган төркем гаилә дип атала. Кошларның канатына тамга салына, шуңа аларның һәркайсы катгый исәптә. Йомыркаларны җыйганда да номер сугыла һәм кайсы казның күпме йомырка салуын белеп торабыз, — дип сөйли кош караучылар.

Февральгә кадәр кошлар ял иткән, сезонга көч җыйган дигәндәй. Хәзер исә җаваплы чор башлана. Инә казларны йомырка салу өчен аерым читлекләргә утырта башлыйлар. Бу вакытта аларны ашату, тәрбияләү сыйфатына, яктылык режимына зур игътибар бүленә. Рационны ике көн саен үзгәртеп торалар, мөмкин булганча файдалы элементлар өстәргә тырышалар.

Әлеге бүлекчәдә эш үз чираты белән бара. Кош караучы уңганнар Л.Бердникова, А.Әхтәмова, В.Каһарманова, З.Каспранова, слесарь Ф.Карачурин үзләренә йөкләтелгәнне намуслы башкара. Бер сүз белән әйткәндә, корпуслар йомырка сезонына тулысынча әзер.

Ирина МАКСИМОВА.

С.Константинов фотосы.


Ферма мөдире Фәнзилә Батыршина белән кош караучы Лариса Бердникова кошларны ашату рационын тикшерә.
Читайте нас: