Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
21 гыйнвар 2019, 11:30

Республикада 200 мең тонна шикәр җитештерелгән

Төбәктәге һәр кешегә 50 килограмм яисә бер капчык шикәр туры килә дигән сүз.

Республикада 2018 елгы шикәр чөгендерен эшкәртү тәмамланды. Авыл хуҗалыгы министрлыгы белдерүенчә, өч шикәр заводы 1 миллион 318 мең тонна чималдан 201,2 мең тонна продукция җитештергән. Узган ел заводлар 185,6 мең тонна шикәр җитештергән булган.
Кыскасы, быел төбәктә әзерләнгән шикәр һәр кешегә 50 килограмм туры килә. Медицинада шикәр куллану нормасы бер кешегә 24 килограмм дип кабул ителгән. Димәк, төбәктә еллык ике норма әзерләнгән.
Статистика мәгълүматлары буенча, соңгы елларда Русиядә бер кеше елына уртача 40 килограмм шикәр куллана.
Фото: Keep-sane.ru
Читайте нас: