Апрельдә җир эшкәртерлек булып өлгергән тәүге көннәрдә чәчәргә кирәк. Туфрактагы дым орлыкны тиз шыттырып чыгара, үсемлекләр тирәнгә тамырланып үсә. Үсемлек-ләр, җирнең аскы катламындагы дым белән тукланып, корылык чорында да уңа-чак. Мондый чакта җәй буе яң-гырлар булмаса да, һәр гектардан 18-20 центнер уңыш алып була.
Әүвәл заманнарда июльдә кыска вакытлы яшенле яңгырлар була иде. Бу айда яңгырлар күзәгенә, уңыш югары булачак.
Чәчәргә соңласаң, игеннәр кыска сабаклы булып үсә. Хәтта саламы малга ашатырлык та булмый.
Совет заманында булган бер күзәтүем. Уфадан Талбазы юнә-лешенә таба барганда юлның ике ягындагы басуга бодай чәчелгән. Биредә яздан бирле яңгыр юк, корылык. Юлның бер ягындагы басуда бодай уңган, ә икенче ягында ул шытып чыккан да кыска гына булып үсеп, каткан. Беренче басуда уңыш 20 центнердан ким булмаса, икенчесендә саламы да үсмәгән.
Күпьеллык күзәтүләремә ни-гезләнеп, нәтиҗә ясадым: корылык елларында вакытында чәч-сәң, 18-20 центнер уңыш алып була, соңга калып чәчсәң – уңышсыз каласың.
Узган елның декабрен-дә кар соң, аз яуды, җирне юка катлам булып кына япты. Шуңа күрә җир туңа. Язгы кар сулары сеңә алмый, басудан туфракның уңдырышлы катламын агызып алып китә һәм анда югары уңыш алып булмаячак.
Бер киңәшем бар. Бодайны чәчкәндә, чәчкечнең икенче тартмасына салып, һәр гектарга 10-20 килограмм диаммофоска дигән ашлама бирергә кирәк. Элегрәк ашламаны бодай орлыгына кушып чәчкән чаклар да булды. Тигез чәчелсен өчен орлыкны ашламасы белән бергә болгатып йөрергә туры килде.
1983 елда игенчеләргә ярдәмгә “Удобрение и урожай” дигән бәләкәй генә китап чыгардым. Ул гади, һәркемгә аңлаешлы, кыска гына итеп язылган. Студентлар агрохимия фәне буенча имтихан биргәндә аны хәтта шпаргалка итеп кулланган.
Язгы көн елны туйдыра. Вакытында чәчсәң – уңа-сың. Ә уңганнарга уңыш елмая.