Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
17 гыйнвар 2019, 19:29

Республикада сөт җитештерү арта

Яңа ел башыннан Башкортстанның авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм фермер хуҗалыклары тарафыннан 24,5 мең тонна сөт җитештерелгән. Бу узган елгы күрсәткечтән 400 тоннага диярлек артыграк, дип хәбәр итә Авыл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте.

Республикада сөт саву буенча лидерлык Чакмагыш районы терлекчеләрендә.
Авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм фермер хуҗалыклары хәзерге вакытка 2 мең тоннага якын сөт җитештерде. Бу, узган елдагы белән чагыштырганда, 65 тоннага күбрәк. Чакмагыш районында һәр сыердан тәүлек саен 18 килограммга якын сөт савыла.
Тулай савым буенча икенче урын - Стәрлетамак районында. Анда ел башыннан 1,4 мең тоннадан артык сөт савып алынган.
Дүртөйле районы терлекчеләре өченче урында. Ел башыннан районда 1,3 мең тоннадан артык сөт җитештерелгән.
Фото: "Башинформ" сайтыннан.
Читайте нас: