Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
23 декабрь 2018, 19:06

Башкортстан авыл хуҗалыгы министрлыгы иң яхшыларның берсе дип табылды

Башкортстанның авыл хуҗалыгы министрлыгы, "Медиалогия" компаниясе мәгълүматлары буенча, киңкүләм мәгълүмат чараларында иң күп сылтанмалар ясалган аграр ведомстволар исәбенә керде. Башкортстан Русия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы сайтында бастырылган төбәк яңалыклары саны буенча да лидер исәпләнә.

Башкортстанның авыл хуҗалыгы министрлыгы, "Медиалогия" компаниясе мәгълүматлары буенча, киңкүләм мәгълүмат чараларында иң күп сылтанмалар ясалган аграр ведомстволар исәбенә керде. Башкортстан Русия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы сайтында бастырылган төбәк яңалыклары саны буенча да лидер исәпләнә.
Аның артыннан Дагстан, Липецк, Мәскәү, Новосибирск, Түбән Новгород, Пенза һәм Рязань өлкәләре бара, дип сөйләде Русия авыл хуҗалыгы министры киңәшчесе Юрий Косов АПК төбәк органнарының матбугат секретарьлары белән Бөтенрусия киңәшмәсендә.
Авыл хуҗалыгы министрлыгының мәгълүмат сәясәте уңышы - ел дәвамында максатчан эш нәтиҗәсе, ведомствоның матбугат хезмәте журналистлар белән эшләүдә оператив һәм ачык мәгълүмати сәясәт булдыра алды. Төбәк һәм район киңкүләм мәгълүмат чаралары белән хезмәттәшлек системасы төзелде, аерым алганда, ведомствоның мәгълүмат сайтында районнар көн саен дистәләрчә яңалык куя ала торган бүлек барлыкка килде. Ул матбугат турлары, журналистлар өчен конкурслар өчен ачык.
Вице-премьер вазыйфасын башкаручы, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов, республикада җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясенең уңай рекламасын формалаштыруда киңкүләм мәгълүмат чараларының роле мөһим, дип саный.
"Журналистларга, беренче чиратта, аграр тармак, уңыш тарихы турында күбрәк язарга һәм сөйләргә, бу мисаллар башкаларга да этәргеч булсын өчен агробизнесны уңышлы алып бару мисалларын күрсәтергә кирәк. Кызганычка каршы, әлегә безгә инициатива, инициативалы кешеләр җитми, — дип билгеләп үтте министр республика һәм район киңкүләм мәгълүмат чаралары белән мәгълүмати хезмәттәшлек буенча семинар вакытында.
Фото: Башкортстан авыл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте сайтыннан
Читайте нас: