Илнең азык-төлек хәвефсезлеген тәэмин итүдә Башкортстан аграрийлары мөһим урын били.
Авыл уңганнарының республика икътисадын үстерүдәге өлеше елдан-ел арта. Бүген Башкортстанда җитештерелгән продукция дөньяның дистәдән артык иленә озатыла. Күмәк хуҗалыклар чорыннан ныклы аякка басучы тармак бүген аграр бизнеска юнәлеш ала. Җитештерүдә генә түгел, идарә, оештыру һәм менеджмент өлкәләрендә яңача караш өстенлек итә. Әйткәндәй, илнең азык-төлек хәвефсезлеген тәэмин итүдә зур урын тоткан Башкортстан аграрийлары сафлары 70 меңнән артык төрле һөнәр иясен берләштерә. Җиде меңнән артык эре, урта һәм кече аграр хуҗалык, 6,5 мең крестьян-фермер хуҗалыгы, 700 мең чамасы шәхси хуҗалык урындагы сәүдә базарын тулыландыруда һәм республика маркасын чит төбәкләргә танытуда зур өлеш кертә.
Агымдагы ел республика агросәнәгать-челәре елъязмасында мөһим вакыйгалар белән билгеләнә. Хөкүмәт дәрәҗәсендә кабул ителгән җитди карарлар исә авыл хуҗалыгын якын киләчәктә яңа баскычка күтәрәчәк. Төбәкне 2030 елга кадәр социаль-икътисади үстерү стратегиясендә, мәсәлән, шушы вакытка барлык категориядәге хуҗалыклар тарафыннан тулай җитештерү күләмен 405 миллиард сумга җиткерү бурычы билгеләнә. Бу 2016 елгы дәрәҗәдән 2,4 тапкыр күбрәк дигән сүз. Әлеге документта бәян ителгән чараларны тормышка ашыру шушы чорга тулай аграр җитештерүдә авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм фермер хуҗалыклары өлешен 65 процентка җиткерергә мөмкинлек бирәчәк. Узган елда ул 48,7 процент булды. Янә дә 2030 елга авыл хуҗалыгы продукциясе экспорты 2016 елдагы 24,4 миллион доллардан 150 миллион доллар тәшкил итәргә һәм гомум республика экспорты өлешендә агросәнәгать күләме әлеге 3,9 проценттан 15 процентка җитәргә тиеш.
Бу максатларга ирешү мөмкинлеге бармы һәм стратегик программаны тормышка ашыруда алшартлар җитәрлекме? Гомумән, быел республиканың авыл хуҗалыгы нинди казанышларга иреште? Авыл эшчәннәренең һөнәри бәйрәмнәре алдыннан аграр тармактагы мөһим вакыйгаларны, казанышларны барлыйбыз.
Авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүдә илнең азык-төлек хәвефсезлеген тәэмин итүдә Идел буе федераль округы, аерым алганда, Башкортстан мөһим роль уйный. 2017 ел йомгаклары буенча, мәсәлән, тулай аграр продукция җитештерү күләмендә республика илдә җиденче урында иде. Гомум күләмдә безнең өлеш 3 процент тәшкил итә. Федераль округта шул тәртиптә тотрыклы рәвештә икенче урынны саклап киләбез. Русиядә ашлыкны күп җитештерүчеләр исәбендә булсак та, рәсми мәгълүматларга караганда соңгы биш елда чәчүлек мәйданнары 2,4 процентка кимеде, ә 1990 ел белән чагыштырганда, ул 30 процентка кадәр азайган. Соңгы биш елда Башкортстанда иң күп ашлык җыемы 2017 елда булды — 3,8 миллион тоннага якын. Бу Русиядә үстерелгәннең өч процентка якыны дигән сүз. Быел әлеге күрсәткеч — 3,3 миллион тонна, уртача гектар куәте 18,8 центнер булды.
Республиканың Благовар, Дәүләкән, Мәләвез, Стәрлетамак, Чишмә, Авыргазы, Илеш, Кырмыскалы һәм Чакмагыш районнарында ашлыкның тулай җыемы 100әр мең тоннадан артты. Иң югары уңыш – Чакмагыш районында. Биредә уртача гектар куәте 37,3 центнерга җитте.
— Соңгы елларда дөнья сәүдә базарында ашлыкка ихтыяҗ да, бәяләр дә тотрыклы була алмады. Бигрәк тә традицион культуралар чәчү белән чикләнгән аграр хуҗалыклар өчен авыр булды. Быел югары маржиналь культураларга өстенлек бирүебез очраклы түгел. Җитен мәйданнарын, мәсәлән, 2017 елгы күләмнән 18 мең гектарга, рапсны ике тапкырга һәм горчица плантацияләрен узган елдагыдан 8,6 тапкыр ягъни 13 мең гектарга арттырдык. Аеруча рапс уңышы куандыра. Киләсе елдан бу культураны үзебезнең республикада урнашкан завод сатып ала һәм эшкәртә башлаячак. Чишмәдә урнашкан бу предприятие быел октябрьнең тәүге атнасына 9700 тонна орлык эшкәртеп, 4 мең тонна рапс мае һәм 5400 тонна чамасы шрот алды. Сыйфатлы май тулысынча диярлек Европа илләренә озатыла. Бу республикада рапс үстерү белән шөгыльләнүчеләргә яңа икътисади мөмкинлекләр ача, — диде күптән түгел журналистлар белән очрашуда Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры вазыйфасын башкуаручы Илшат Фазрахманов.
Илшат Илдус улы билгеләвенчә, терлекчелек тармагы республика авыл хуҗалыгы икътисадының локомотивы булып тора. Соңгы елларда маллар саны берникадәр кимүгә карамастан, җитештерү күләме, киресенчә, арта бара. “Алтын көз-2018” халыкара күргәзмә-сендә узган “түгәрәк өстәл”дә Илшат Фазрахманов республикада сөт җитештерү куәт-ләренең нибары 70 процентка гына файдаланылуын билгеләде. Һәм бу юнәлештәге күрсәткечләрне тагын да яхшыртуга юнәлтелгән сөтчелек тармагын үстерү програм-масының 2030 елга җитештерүне әлеге күләмнән ике тапкыр арттырып, 1,5 миллион тоннага җиткереләчәге турында хәбәр итте. Проектны тормышка ашыруга юнәлтеләчәк инвестиция күләме 60 миллиард сумнан артып китәчәк.
Ведомство башлыгының күптән түгел Мәскәүдә узган халыкара форумда 2030 елга Башкортстан Русиянең сыр башкаласы булачак дип белдерүе дә, терлекчелек тармагында гына түгел, чимал эшкәртүчеләр белән хезмәттәшлекнең яңа баскычка күтәреләчәген күрсәтте. Сөт терлекчелегендәге казанышлар Уфа, Стәрлетамак, Чакмагыш, Чишмә һәм Яңавыл районнарында урнашкан куәтле комплекслар эшчәнлеге белән бәйле булса, ит җитештерүдә “Башкортстан ит компаниясе”, Яңавыл һәм Балтач районнарында урнашкан “Мичурин” җәмгыяте, “Русское зерно Уфа” җәмгыяте башка дистәләрчә аграр хуҗалыклардагы модернизацияләнгән комплекслар зур өлеш кертә.
Республиканың агросәнәгать тармагына ел саен 6 миллиард сумнан күбрәк субсидия бирелә. Шул исәптән: (миллион сумнарда)
Авыл хуҗалыгына инвестицияләр җәлеп итү теге яки бу төбәкнең аграр сәясәтне ни дәрәҗәдә һәм максатлы алып баруына да бәйле. Бу яктан Башкортстанны илдә аграр бизнесны оештыру һәм алшартлар яхшы булган төбәкләр исемлегенә кертәләр. Тармакка тоемлы дәүләт ярдәме күрсәтелү, логистик яктан уңайлы урнашуы соңгы елларда чит ил инвесторларын да җәлеп итә башлады. Әлеге вакытта агросәнәгатьтә 30 проект гамәлгә ашырыла. Аларның гомум бәясе 83,2 миллиард сумнан арта. Проектлар тормышка ашырыла башлаганнан алып, өч меңнән күбрәк, шул исәптән узган елда меңгә якын, яңа эш урыны булдырылды. Ел ахырына кадәр бәясе 4,2 миллиард сумлык биш инвестиция проектын тәмамлау көтелә.
Аграр җитештерүдә крестьян-фермер хуҗалыклары саны һәм аларның өлеше арту әлеге категориядәге хуҗалыкларга зур дәүләт ярдәме күрсәтелүе турында сөйли.
Саннар телендә. Республикада фермер хуҗалыклары саны 1995 елдагы 3622 берәмлектән быел 6,5 меңгә җитте. Тулай продукция җитештерү рейтингында Русия төбәкләре фермалары арасында безнекеләр — 11нче, ә федераль округтагы 14 төбәк арасында 4нче урында.
Бүген республикада җитештерелгән ашлыкның — 30, көнбагышның — 25, шикәр чөгендеренең — 20, ябык грунтта үскән яшелчәнең — 14, итнең — 5 һәм сөтнең 10 проценты чамасы фермерлар өлешенә туры килә.
Тармакны техник модернизацияләү барышы турындагы язмалар матбугатта еш күренә. Саннарга игътибар итик. 2011 елдан башлап, республикада машина-трактор паркын яңарту программасы кысаларында 20,6 мең берәмлектән күбрәк техника сатып алынган. Шушы максатларга 28,6 миллиард сум акча тотынылган. Нәтиҗәдә, техника паркы яңарып кына калмады, ә җир эшкәртү куәтләре көчәйде, җитештерүчәнлек үсте, сыйфат яхшырды.
— Узган ике елда республика хуҗалыкларында, авылларында кооперациягә керү мәсьәләләрен еш күтәрүебез очраклы түгел, — ди Илшат Фазрахманов. — Мондый хезмәттәшлек — кече бизнесның бүгенге шартларда үз-үзен саклап калу һәм үсеш тәэмин итүгә юнәлтелгән тактикасы. Авыл хуҗалыгы кооперативларын үстерү программасына быел республиканың 300 авыл биләмәсен җәлеп итеп, кимендә 100 кооператив оештыру бурычы тора. Кооператив хәрәкәтендә катнашкан хуҗалык итүнең кече формалары вәкил-ләре өч меңнән дә ким булмас дигән өмет-тәбез. Ә бу 300дән артык яңа эш урыннары дигән сүз. Киләчәктә, кооператив-ларның табышы берничә тапкыр үсеп, 1 миллиард сумга җитәр дип фаразлыйбыз. Аграр бизнес белән шөгыльләнүче кече берәм-лек-ләрнең кооперативка берләшүе, шулай ук, авылдагы бик күп социаль-икътисади проблемаларны хәл итәргә дә мөмкинлек бирәчәк.
Гадәттә, һөнәри бәйрәмнәр билгеләнгәндә мөһим вакыйгаларны барлыйбыз, авыл уңганнарын булдыклы җитәкчеләрне һәм белгечләрне мактыйбыз. Әйе, бүген үзәктә аграр җитештерү уңганнары, төрле тармакта фидакарь хезмәт салып эшләүче һөнәр ияләре, илнең иминлеген, яшәешнең нигезен тәшкил иткән крестьянны һәм аның намуслы хезмәтен хөрмәтләп баш иябез.