Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
23 август 2018, 18:02

Уңышны югалтуларсыз җыеп алачаклар

Көзнең ерак түгеллеген искәрткән сыман август үзенең кырыс холкын әледән-әле күрсәтеп тора. Шуңа районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә бөтен көч урып-җыю кампаниясен кыска срокларда тәмамлауга юнәлтелгән.

“Уфа селекция-гибрид үзәге” ҖЧҖдә бөртеклеләрне җыюда биш ашлык комбайны җәлеп ителгән.

— Бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар хуҗалыкта 2933 га били. Планлаштырылганның 38%ы, ягъни 1119 гектар җыелган. Игенчеләргә тулы куәтенә эшләргә комачаулаган һәм авырлыклар тудырган яңгырлар булмаган булса, бу сан күпкә югары булыр иде. Явым-төшем аркасында уҗым культураларын җыюны туктатып торырга һәм арпа җыюга күчәргә туры килде, чөнки бу культура урып-җыю срокларына бик сизгер һәм хәтта аз гына явым-төшем дә аларны егарга, башакларга начар йогынты ясарга мөмкин, — ди предприятиенең башкарма директоры Радик Шәфиев.

Безнең җанлы әңгәмәгә яшь агроном Ринат Муллабаев кушыла, аның өчен быелгы урып-җыю кампаниясе тәүгесе, шуңа яшь белгечнең дулкынлануын аңларга була. Әмма, хезмәттәшләре әйтүенчә, Ринат эшкә тиз төшенгән һәм университетта алган белемен уңышлы файдалана.

— Эшләү өчен хуҗалыкта бөтен шартлар да тудырылган, оста наставниклар янәшәдә генә, алар һәрвакыт ярдәм кулы сузарга, булышырга әзерләр. Быелгы ел уңышы өметләрне аклый, шунысы куанычлы. Мәсәлән, борчак уңышы, әйткәндәй, аны җыюны тәмамладык, гектарыннан уртача 28 центнер тәшкил итте, бу узган елдагыдан югарырак. Арпа гектарыннан 43 центнер тәшкил итә, — дип уртаклаша агроном тәүге хезмәт уңышлары белән.

Сер түгел, һәр эштә уңыш кешеләргә бәйле. Нәкъ шуның өчен дә хуҗалыкта кадрлар сайлауга бик җитди карыйлар. Мондый мөнәсәбәт аркасында механизаторларның һәм водительләрнең бердәм коллективы булдырылган. Комбайнчылар Андрей Василенко, Олег Пликин, Нияз Вахитов, Илгиз Ганиев, Азамат Мөэминов, водительләр Александр Журбин, Ильвир Нәбиев, Фәнил Хаҗиев, Рөстәм Насыйров, Александр Репях көн саен башка авыллардан килеп эшли. Әмма барысы бергә ышанычлы терәк тоеп, иңгә иң терәп эшләгән бердәм һәм тату коллектив тәшкил итәләр.

“Уфа селекция-гибрид үзәге” ҖЧҖдә һәр аяз көнне мөмкин кадәр нәтиҗәлерәк файдаланып калырга тырышалар. Авыл хуҗалыгы предприятиесе игенчеләре күп көч салып үстерелгән уңышны югалтуларсыз җыеп алырга ниятли.

Айсылу ХӘСӘНОВА.

С.Константинов фотосы.
Читайте нас: