Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
19 июль 2018, 17:53

Сынташтамакта мал сую мәйданчыгы ачылды

Терлекләрне махсус бүленгән һәм җиһазландырылган урыннарда гына суюны таләп иткән Техник регламент көченә керү сәбәпле, шәхси ихатада суелган мөгезле эре терлек (ат, дуңгыз, сарык) ите район базарларында, ярминкәләрдә һәм магазиннарда сатылырга тиеш түгел.

1 июльдән безнең районда мал сую Булат Йосыповның Сынташтамак авылында урнашкан крестьян-фермер хуҗалыгындагы махсус мәйданчыкта гамәлгә ашырыла. Шушы көннәрдә без биредә командировкада булдык.

Авылда мал сую эш рәтен белгән ике-өч ир-егетне ярдәмгә җәлеп итү дигән сүз. Бу шулай ук бик мәшәкатьле эш, хатын-кызларга эчәгесен юарга кирәк, моның өчен алдан су ташу таләп ителә. Бүген сез безгә ярдәм иттегез, иртәгә — без сезгә, әмма һәрвакыт болай була алмый бит әле ул. Ихатада мал суйганда барлык санитар шартларны үтәп бетеп булмый һәм теге яки бу авыру белән авырганын ачыклау да мөмкин түгел. Сынташтамактагы махсуслаштырылган мал сую мәйданчыгында бу эшләрне башкару өчен бөтен нәрсә, шул исәптән җиһазландырылган берничә бина бар.

Терлекләрне алып килгәннән соң ветеринар тикшерү үткәрә, ул суярга рөхсәт иткәннән соң эшкә керешәләр. Мал сую пунктына электр һәм су үткәрелгән, бина җилләтелә. Пункт көненә 10 баш терлек сую куәтенә ия. Суйганнан соң иткә келәймә сугыла, соңыннан ярымфабрикатларны махсус урында суыталар.

Мал сую цехы ачылуга бер атна вакыт үтте, ветврач И.Вәлиәхмәтов әйтүенчә, шушы вакытка 26 баш мөгезле эре терлек һәм 6 сарык суйганнар, аларның барысы да сатуга һәм куллануга яраклы һәм хәвефсез. Барлык башкарылган эшләр өчен бер баш малга 1000 сум түлисе.

Биналарның барысы да чиста, ремонтланган, акланган, кан таплары яисә суйганнан соң нинди дә булса пычрак табармын димә. Коралларның барысы да махсус урында саклана.

Ирина МАКСИМОВА.

С.Константинов фотосы.
Читайте нас: