Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
19 июль 2018, 17:20

Бөтен шартын туры китереп

Июльнең көннәрен саныйбыз. Авыл хуҗалыгы эшчәннәре терлек азыгы хәзерләүне тәмамлауга якынлаша. Алдагы берничә атнаны югары җитештерүчәнле файдаланып калырга кирәк, чөнки терлекләрнең продуктлылыгы һәм сәламәтлеге, ә димәк, хуҗалыкның артабан табышлы эшләве шуңа бәйле.

Авыл эшчәннәре иң беренче булып күпьеллык үләннәрне чабып печән һәм сенаж запасы булдырды.
Б.Йосыповның крестьян-фермер хуҗалыгында бу эшкә җаваплы караганнар һәм бүгенгә 800 тонна сенаж салынган, 1500 тонна печән әзерләнгән, эшләүчеләрне печән белән тәэмин иткәннәр – һәркемгә 11 төргәк тупас азык бүленгән. Биредә печән төп эшчәнлек юнәлеше – терлекчелектә файдаланыла. Бүген хуҗалыкта 200 баштан артык мөгезле эре терлек асрала.
“Заря” ҖЧҖдә 12 июльдә пар җирләрен химик утау үткәргәннәр. Управляющий Айдар Камалетдинов әйтүенчә, химик эшкәртү вакытында мәгълүм шартларны исәпкә алу зарур, шуларның берсе – көн тыныч, җилсез һәм икенчесе – һава температурасы 15-25 градус булырга тиеш. Уңышны саклау максатында басулар чүп үләннәренә каршы көрәштә кулланылучы “Ураган форте” препараты белән эшкәртелә. Химикатларны сиптергечкә Винер Хәмәтдинов идарә итә, Алик Хәлимуллин КамАЗда су ташый, механизаторлар Динар Латыйпов, Вил Хәйруллин аларга ярдәм итә. Алар барысы да күрше авыл кешеләре, хуҗалыкта беренче ел гына эшләмиләр. Тәҗрибәле механизаторларның чыдам һәм тырыш булуы аркасында уттай кызу көннәрдә дә эш тукталмаган.
Быел “Заря” җәмгыятендә 600 гектарда – арпа, 400 – бодай, 450 – уҗым бодае, 255 – көнбагыш, 160 гектарда җитен чәчкәннәр. Урып-җыю эшләренә дә вакытында төшәргә ниятлиләр.
Ирина МАКСИМОВА.
С.Константинов фотосы.
Читайте нас: