“Җәйнең бер көне елны туйдыра” дип халык юкка әйтмәгән бит. Шуны истә тотып, авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә техника һәм кешеләр бер минут та эшсез тормасын өчен мөмкин булганның барын да эшлиләр. Дөрес, һава торышы эшне туктаткан кайбер көннәрне исәпләмәгәндә. Әмма, бернигә карамастан, районда терлек азыгы хәзерләү темплары көннән-көн арта.
— 11 июльгә район буенча 4,5 мең гектарда (75%) күпьеллык үләннәр чабылган. 3800 тонна (53%) печән, 6000 тонна (33%) сенаж әзерләнгән. Шартлы исәп белән бер баш малга 6,8 центнер азык берәмлеге тупланган, — ди район хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлеге баш агрономы Динар Хәйретдинов.
“Регион” АПК” җәмгыятендә дә терлек азыгы хәзерләүнең иң кызган мәле. Баш агроном Андрей Фомин әйтүенчә, әлеге вакытта печән хәзерләү белән мәшгульләр. Кышны исән-имин чыгу өчен ул 1000 тонна кирәк. Әлегә басу уңганнары тырышлыгы белән 348 тонна тупас азык эскертләргә һәм төргәкләргә салынган. Печән чабуда эшләүче механизаторлар күпьеллык үләннәрнең уңышы былтыргыдан бераз кимрәк булуын билгели. Әмма бу гомум күләмгә йогынты ясарга тиеш түгел – күпме кирәк, шулкадәр печән әзерләмәкчеләр.
Терлек азыгы хәзерләүдә тәҗрибәле механизаторлар белән беррәттән яшьләр дә намуслы хезмәт үрнәге күрсәтә. Мәсәлән, печән эскертләү һәм төяүдә эшләүче Давид Беккер, Сергей Христолюбов, водительләр Сергей Пробст, Фидрат Мостафин инде күптән үз эшенең остасы булып танылса, Александр Ныров икенче ел гына КамАЗ йөртә. Шуңа карамастан, ул үзен җаваплы һәм тырыш работник итеп күрсәтергә өлгергән дә инде.
Коллектив бердәм, берәрсенең техникасы ватыла калса, икенчесе шунда ук ярдәмгә ашыга. Шулай, уртак йөкне бергә тартып, эшне ырамлы алып баралар.
Башкортстан аграрийлары азык хәзерләү кампаниясенең “экватор”ына җиткән: күпьеллык үләннәрнең яртыдан күбрәге чабылган, печән белән сенажның таләп ителгән күләменең өчтән бер өлеше хәзерләнгән (207 мең һәм 504 мең тонна). Авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов Хөкүмәттә үткән оператив киңәшмәдә хәбәр иткәнчә, терлек кышлатуга 750 мең тонна печән, 1,7 млн тонна сенаж, 1,6 мең тонна силос һәм 700 мең тонна фураж әзерләргә кирәк.
Эшләр ике сменада алып барыла, сенаж тыгызлау тәүлек әйләнәсенә туктамый. Хәзер басуларда кузаклыларның чәчкәгә төймәләнү һәм бөртеклеләрнең башак чыгару фазасы башлана – бу вакытта яшел масса үсүдән туктый һәм анда протеин күләме көннән-көн кими. Үләнне бер тапкыр чабып алгач, катлаулы ашламалар белән туендырып икенче кат чабуга зерлиләр, дип белдерделәр Авыл хуҗалыгы министрлыгында.