Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
28 июнь 2018, 17:46

Эштә аларга тиңнәр юк!

Үткән атнада Сынны авылы бөтен республикадан кунаклар кабул итте. “Башкир-агроинвест” ҖЧҖ Благовар бүлендегенең Сынны товарлыклы-сөтчелек фермасының җәйге лагере машина белән саву операторларының, сыерларны ясалма орлыкландыручыларның 43нче республика конкурсын, шулай ук зоотехник-селекционерларның беренче конкурсын оештыру урынына әйләнде.

Бу бер дә очраклы түгел, чөнки былтыр үткән һөнәри осталык бәйгесендә урындагы ферма савучысы Зөлфия Галимова җиңүгә ирешкән иде.

Чарага республиканың 54 районыннан 120гә якын савучы, орлыкландыручы һәм зоотехник-селекционер җыелды. Аларның барысы да конкурсның муниципаль этабында җиңүчеләр.

Бәйгедә катнашучыларны район хакимияте башлыгы Юрий Коземаслов сәламләде һәм районның социаль-икътисади хәле белән кыскача таныштырды, конкурсантларга уңышлар һәм җиңү теләде.

БР авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов исеменнән әйгедә катнашучыларны аның урынбасары Ревнер Байтуллин сәламләде.

— Авыл хуҗалыгы тармагы бүген югары квалификацияле белгечләргә мохтаҗлык кичерә. Мондый конкурсларны үткәрү көнүзәк һәм бик вакытлы. Ярышлар белемне арттырырга һәм квалификацияне күтәрергә, хезмәттәшләр белән тәҗрибә уртаклашырга мөмкинлек тудыра, — дип билгеләде ул. Ревнер Рәфит улы җылы каршы алулары һәм чараны югары дәрәҗәдә оештырганнары өчен конкурс хуҗаларына рәхмәт белдерде.

Һөнәри ярышта катнашучыларны шулай ук республика авыл хуҗалыгы министры урынбасары Ләлә Дәүләтбаева, БР Ветеринария идарәсе начальнигы урынбасары Раян Шәһимөхәммәтов, БР Агросәнәгать комплексы работниклары профсоюзы вәкиле Азамат Габдуллин да сәламләде. Шунысын билгеләргә кирәк, конкурсантларга уңышлы эшләү өчен бөтен шартлар да тудырылган иде. Чараны оештыручылар һәр нәрсәгә җаваплы караган, намуслы мөнәсәбәт күрсәткән. Җәйге лагерь корылмаларыннан ерак түгел матур шатерлар корганнар, анда барча кунаклар өчен өстәлләр әзерләнгән иде. Милли ризыклар белән иртәнге чәйдән соң конкурсантлар эшкә кереште. Кунакларның кәефен күтәрү максатында район Мәдәният сарае артистлары концерт программасы әзерләгән. Конкурсның барлык этапларын да үтүчеләр рәхәтләнеп спорт ярышларында катнашу мөмкинлеге алды.

Машина белән саву операторлары, узган еллардагы кебек үк, саву аппаратын сүтеп-җыюда, сыер савуда ярышты, биредә процессның барлык технологияләрен үтәү, шулай ук сөтнең чисталыгы һәм савуга санитар әзерлек бәяләнде.

Орлыкландыручылар һәм зоотехник-селекционерлар өчен беренче этапта — теоретик белемнәрен, икенчесендә гамәли осталыкларын күрсәтергә кирәк иде.

Менә, ниһаять, конкурсның барлык этаплары да артта калды. Жюри әгъзалары җиңүчеләрне билгеләүне төгәлләде. Машина белән саву осталарының республика конкурсында Шаран районының “Шаранагрогаз” ҖЧҖ савучысы Наталья Нуриманова абсолют чемпион дип табылды. Икенче урында – Балтач районының “Луч” хуҗалыгыннан Гөлфая Хәсбиева, якташыбыз, “Башкир-агроинвест” ҖЧҖнең Сынны фермасы савучысы Рәзилә Хисаметдинова өченче урынга лаек булды.

Сыерларны ясалма орлыкландыру операторлары арасында Дәүләкән районы “Регионагро” ҖЧҖдән Сәүбән Шәйхетдинов конкурс чемпионы исемен яулады. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларда сыерларны ясалма орлыкландыру буенча Тәтешле ветстанциясеннән Ринат Борханов иң яхшы орлыкландыручы дип табылды.

Зоотехник-селекционерлар конкурсында Стәрлетамак районыннан Сергей Маганев җиңүче исеменә лаек булды.

Җиңүчеләрнең һәм призерларның барысына да БР Авыл хуҗалыгы министрлыгы Дипломнары, конкурс спонсорларыннан акчалата премияләр һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

Айсылу ХӘСӘНОВА.

С.Константинов фотолары.
Читайте нас: