Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
22 июнь 2018, 11:55

Үсеш юлын дөрес сайлаганнар

“Башкир-агроинвест” ҖЧҖ Благовар бүлендегенең Сынны фермасында сөт терлекчелеге яхшы темплар белән үсә. Ферма мөдире Светлана Фәйрушина әйтүенчә, көтүдә 410 баш сыер исәпләнә. Май ахырыннан терлекләрне җәйге көтү режимына күчергәннәр.

Бүгенгә бер сыердан тәүлеклек уртача савым 14,5 килограмм тәшкил итә. Хуҗалык җитәкчелеге терлекчеләр алдында савымны арттыру бурычын куя. Әлеге савымның узган елның шушы чоры белән чагыштырганда күбрәк икәнен исәпкә алсак, үсеш юлын дөрес сайлаганнар дияргә мөмкин.

— Көтүне яңарту эшен дәвам итәбез. Түбән продуктлы малларны таналар белән алыштырабыз. Азык сыйфатына зур игътибар бүленә. Чөнки халык, сыерның сөте телендә, дип бер дә юкка әйтмәгән. Шуңа сыерларны яхшы азык белән тәэмин итәргә кирәк, түбән сыйфатлы азыктан яхшы нәтиҗә алам димә. Бүген, көтүлекләрдә үлән мул чорда да терлекләрне өстәмә туендырабыз. Сыерларның рационында иген фуражы, тиешле микро- һәм макроэлементлар бар, — дип сөйли Светлана Михайловна. — Мул сөт чоры алда, дип өметләнәбез. Якын киләчәктә савым бермә-бер артачак кына.

Фермада көндәлек эш-мәшәкать турында сөйләгәндә Светлана Михайловна югары хезмәт күрсәткечләре нигезендә тәҗрибәле ветврач Надежда Быль, орлыкландыручы Зилә Насыйрова йөзендә зооветеринария хезмәте белгечләре, хисапчы Дамира Нуриманова, терлекчеләр һәм савучыларның тырыш хезмәте ятуын, аларның һәркайсының намуслы эшләвен аерым сызык өстенә ала. Республиканың алдынгы савучысы Зөлфия Галимова биредә эшли — узган ел һөнәри осталык конкурсында нәкъ ул мактаулы беренче урынга лаек булды. Бүген дә алдынгылыкны бирми. Ул һәм Нина Терехина фермада савым буенча иң югары күрсәткечләргә ирешә.

Хуҗалык җитәкчелеге үз чиратында терлекчеләр өчен уңайлы эш шартлары булдырырга тырыша. Җәйге лагерьда фермадагыдан һич ким түгел. Берничә ел элек биредә сөтүткәргеч сузганнар, бу савучыларның эшен күпкә җиңеләйткән. Шунысы мөһим — фермада хезмәт хакы югары, шуңа һәркем үз эшенең кадерен белә, эшче кадрларга кытлык юк. Эшләүчеләр арасында яшьләр дә аз түгел. Соңгы елларда ферма коллективы яшь көтүчеләр белән тулыланган. Гаиләләре белән эшләүчеләр дә бар. Мәсәлән, ирле-хатынлы Евгений Будко һәм Лидия Крымская — шундыйларның берсе.

Гадәттәгечә, маллар көтүдә йөргәндә терлекчелек биналарын кышкылыкка әзерлиләр. Безгә билгеле булганча, тиздән Сынны фермасында яңа суүткәргеч сузачаклар һәм тимердән кардалар төзиячәкләр.

Айсылу ХӘСӘНОВА.

С.Константинов фотосы.


Валерий Захаров — тырыш һәм намуслы терлекче.
Читайте нас: