Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
27 апрель 2018, 16:43

Авыл хуҗалыгына – бәхәссез өстенлек

Башкортстанда аграрийларга республика бюджетыннан 560 миллион сум өстәмә акча юнәлтелә. Бу хакта Башкортстан Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан хәбәр иттеләр.

Башкортстанда аграрийларга республика бюджетыннан 560 миллион сум өстәмә акча юнәлтелә. Бу хакта Башкортстан Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан хәбәр иттеләр.
Сөт терлекчелегенә ярдәм итүгә 300 миллион сум бүленә. Ведомствода аңлатуларынча, акча сатып алу бәяләренең түбән булуына бәйле алып җиткерелмәгән керемне компенсацияләүгә тотыныла. Әле эшкәртелмәгән сөтнең 1 килограммы уртача 19 сум тора — бу 2017 елгы дәрәҗәдән бер чиреккә түбән. Бәяләрнең төшүенә илебез базарына якын һәм ерак чит илләрдән киптерелгән арзан сөт китерүләре сәбәпче. 300 миллион сумны май аенда март-апрельдә җитештерелгән сөт өчен субсидия рәвешендә түләү каралган. Мартта гыйнвар һәм февраль айларындагы сөт өчен 318 миллион сум субсидия түләнгән.
Республика бюджеты шулай ук җиргә документларны вакытында тутырып һәм салым буенча бурычларын каплап өлгермәү сәбәпле, федераль бюджеттан субсидиясез калган 527 хуҗалыкка булышлык итүне дә үз өстенә ала. Бу хуҗалыкларга төбәк язгы басу эшләрен оештыруга 110 миллион сум юнәлтә.
Тагын 150 миллион сум процент ставкасын субсидияләүгә юнәлтелә, бу 3,1 миллиард сум кредит җәлеп итүгә мөмкинлек бирә. Агымдагы елда республикага федераль казнадан бүленгән 398,35 миллион сум субсидия 6,5 миллиард сумнан артык кыска вакытлы кредит алырга мөмкинлек бирде. Шуның 5,8 миллиард сумы сезонлы басу эшләрен үткәрүгә тотыныла.
Чәчү һәм урып җыю кампанияләрен үткәрүгә, терлек азыгы әзерләүгә быел барлыгы 15,4 миллиард сум акча кирәк, шуның 8,9 миллиардтан күбрәге — заем акчасы.
“Башинформ” МА.
Читайте нас: