Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
19 апрель 2018, 18:19

“Благовар-рыба”да кыяр өлгергән!

Без гадәттә яшелчә-җимешләрнең үзебездә үстерелгәннәрен сатып алырга тырышабыз. БР Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов “Башкортстан Республикасында ябык грунтта яшелчәчелекне үстерү” семинар-киңәшмәсендә белдерүенчә, бүгенгә яшелчәләрнең 68%ы (249 мең тонна) шәхси хуҗалыкларда үстерелә.

Без гадәттә яшелчә-җимешләрнең үзебездә үстерелгәннәрен сатып алырга тырышабыз. БР Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов “Башкортстан Республикасында ябык грунтта яшелчәчелекне үстерү” семинар-киңәшмәсендә белдерүенчә, бүгенгә яшелчәләрнең 68%ы (249 мең тонна) шәхси хуҗалыкларда үстерелә. 1990 елларда алар өлешенә 25% (49,4 мең тонна) туры килгән. Яшелчә белән үзебезне-үзебез тәэмин итү дәрәҗәсе 64% тәшкил итә, дефицит – 206 мең тонна. Ягъни республикада яшәүчеләрнең еллык ихтыяҗын каплау өчен яшелчәчеләргә җитештерү күләмнәрен арттырырга кирәк. Ә бездә теплица комплексларында җитештерү күрсәткечләрен арттыру өчен бөтен мөмкинлекләр бар. Яшелчәчеләргә дәүләт тарафыннан төп ярдәм сыйфатында теплица комплекслары төзү өчен финанслар бүлү каралган.
Безнең районга килгәндә, яшелчә үстерү белән, атап әйткәндә, ябык җирлектә, берничә крестьян-фермер хуҗалыгы һәм шәхси ярдәмче хуҗалык шөгыльләнә. Әмма бу гына аз һәм мәгълүм өлкә булдыклы, эшлекле кешеләрне көтә.
Райондагы иң зур теплица хуҗалыгы “Благовар-рыба” җәмгыятендә. Быел ябык җирлек мәйданын 9 гектарга җиткергәннәр. Былтыр 2 гектарда помидор үстергән булсалар, агымдагы елда тоташ кыяр гына чәчкәннәр.
— Беренче уңышны 21 мартта җыеп алдык. Бүгенгә бер квадрат метрдан уңыш 15 килограммга якын тәшкил итә. Сезон уртасында 18гә кадәр җитәр, дип уйлыйбыз. Тәүге атналарда көн аралаш кына җыя идек, хәзер көн саен 10 тонна уңыш алабыз, — ди теплица управляющие Тофик Казыймов. — Хәзерге саклау технологияләре һәм махсус җиһазлар ярдәмендә яшелчәләрне ерак араларга ташыганда да бернинди зыян килми. Шулай булгач, без үстергән кыярларны илебезнең төрле челтәрле магазиннарында сатып алырга мөмкин.
Кыярга бәяләр көн саен диярлек үзгәреп тора. Бүген, мәсәлән, бер килограммын 76 сумнан озаталар. Ни дисәң дә, теплицада яшелчә үстерү табышлы санала. Әлеге вакытта яңа өлгергән кыярларга ихыяҗ да зур, шуңа аны ничек сатарга дип баш ватасы түгел. Соңгы ике елда теплицада байтак үзгәрешләр күзәтелә. Тоташ мәйданда тамчылап су сибү ысулы кулланыла, микроклиматны күзәтү системасы эшли, яшелчәләрнең сыналган сортларын гына үстерергә тырышалар, үсемлек авыруларына каршы көрәшү өчен биологик препаратлар сатып алына. Ничәнче ел инде субстратлардан файдаланалар, ягъни яшелчәләрне кокос һәм торф субстратлары салынган капчыкларда үстерәләр. Болар һәммәсе эшләүчеләрнең хезмәтен сизелерлек җиңеләйткән. Әйткәндәй, хезмәт сыйфатын яхшырту максатында, быел яшелчә үстерүгә былтыргыга караганда күбрәк кеше алганнар. Теплицада 88 Үзбәкстан кешесе эшли. Кайберләре инде күптәннән эшли икән, һәм гомум торак төзелгәннән соң гаиләләрен дә алып килә башлаганнар.
Эшләүчеләр, хезмәт хакы әйбәт, шулай булмаса, балаларыбызны картәни-картәтиләренә калдырып кайдан кая килеп эшләп йөрмәс идек, диләр.
Управляющий теплицаның үсеш потенциалы өметле булуын билгели. “Благовар-рыба” җитәкчелеге киләчәктә бөтенләй башка эшчәнлек дәрәҗәсенә күчкән Туймазы һәм Бүздәк районнарының теплица хуҗалыклары үрнәгенә иярергә планлаштыра. Аларда кертелгән заманча фин технологияләре елына ике тапкыр, хәтта ел әйләнәсенә яшелчә үстерү мөмкинлеге бирә.
Айсылу ХӘСӘНОВА.
С.Константинов фотолары.