Апрель — казларның аеруча күп йомырка салган чоры. Бу бик җаваплы вакыт һәм күп нәрсә кош караучыларга бәйле. “Благовар токымлы кошчылык заводы”ның Топоринка бүлекчәсендә 9000 казны бөтен кирәкле нәрсә белән вакытында тәэмин итәргә, дөрес тукландырырга, режим сакларга тырышалар, кыскасы, кошларга уңайлы шартлар тудыралар.
Йомырка салу чоры башланганнан алып (февраль-март) 49 809 йомырка алынган. Аларны көненә берничә тапкыр җыялар. Казлар йомырканы иртәнге сәгатьләрдә сала, шуңа иртәнге “уңыш”, калганнары белән чагыштырганда, мулрак.
Ферма мөдире Сәфәргали Рамазанов әйтүенчә, йомырка күрсәткечләре һава торышына да бәйле. Яз өчен чагыштырмача салкын, явым-төшемле көннәрдә (апрельдә кар яву — бу елның үзенчәлеге), кояшлы көннәргә караганда, саннар түбән. Мәсәлән, 1 апрельдә һава торышы җылырак булды, анда 3336 йомырка алганнар, ә 2 апрельдә суытып җибәрде, һәм йомыркалар саны да 3069га кадәр кимегән. Яшьләре буенча бүленгән казларны аерым биналарда тоталар. Бу кадәр каз көтүенә нибары өч работник: ике кош караучы һәм слесарь “җитәкчелек итә”.
Наталья Швевель һәм Валентина Никифорова үз эшләрен биш бармаклары кебек белә. Безнең баруыбыз каз фермасында эшнең кызган вакытына туры килде, йомыркаларны машинага төйиләр иде, без аларның район гәзите өчен гомум мәгълүмат бирүләрен һәм фотога төшүләрен бик озак көттек. Кыйммәтле йөк Языководагы токымлы кошчылык заводына озатыла. Өстәмә эшче куллар булса, бик шатланырлар иде, ләкин әлегә эшкә килүчеләр юк. Казлар ифрат күп, ә аларны нибары ике кеше карый. Ярый әле слесарь Руслан Рамазанов ярдәмгә килергә һәрчак әзер, ул үз эшен генә башкарып калмый, ә кош караучыларга йомырка җыярга да, бик күп башка эшләрне башкарырга да булыша.
Шунысы яхшы, кош караучыларның тәҗрибәле булуы аркасында эш күплеге аның сыйфатына йогынты ясамый. Сезон әлегә тәмамланмаган, ә йомырка алу планы инде үтәлү алдында (50%тан 48%). Аларның тырыш хезмәте эш хакларына өстәмә түләү рәвешендә лаеклы бәяләнер, дип уйлыйбыз. Чөнки казларның продуктлылыгын сумнарга күчерсәң, ярыйсы ук яхшы рентабельлелек килеп чыга.
Җәйгә казлар йомырка салуны сирәгәйтә, бу вакытта аларга карата киеренке чордан соң дәвалау чаралары башлана.
Ферма мөдире С.Рамазанов белән кош караучы Н.Швевель йомыркаларны токымлы кошчылык заводына озатыр алдыннан саннарны тагын бер тапкыр тикшерә.
Слесарь Руслан Рамазанов башкарган эшенә җаваплы карый.