Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
30 март 2018, 11:17

“Башкир-агроинвест”: киләчәккә йөз тотып эшлибез

Мартның икенче яртысына аяк бассак та, иртәле-кичле салкыннар безне һаман җылы киенергә мәҗбүр итә, һәм тышта яз икәненә һич тә ышанырлык түгел. Шулай булуга карамастан, авылда яшәүчегә бакча-басудагы язгы эшләр турында уйланырга, ә районның авыл хуҗалыгы предприятиеләренә язгы чәчү кампаниясенә җитди әзерләнә башларга вакыт.

Мартның икенче яртысына аяк бассак та, иртәле-кичле салкыннар безне һаман җылы киенергә мәҗбүр итә, һәм тышта яз икәненә һич тә ышанырлык түгел. Шулай булуга карамастан, авылда яшәүчегә бакча-басудагы язгы эшләр турында уйланырга, ә районның авыл хуҗалыгы предприятиеләренә язгы чәчү кампаниясенә җитди әзерләнә башларга вакыт. БР авыл хуҗалыгы министры агросәнәгать комплексының 2017 елдагы эшчәнлек йомгакларына, 2018 ел бурычларына һәм язгы басу эшләренә әзерләнүгә багышланган киңәйтелгән республика киңәшмәсендә ягулык-майлау материаллары, сыйфатлы орлык, минераль ашламалар, кредитлар белән тәэмин итү, ремонт өчен кирәкле запчастьләр сатып алу мәсьәләләрен апрельдә түгел, ә нәкъ бүген хәл итәргә кирәклеген әйтте.
Хуҗалыкларның машина-трактор паркларында хәзер җанлылык сизелә, биредә механизаторлар техника ремонтлау белән мәшгуль. Шушы көннәрдә без “Башкир-агроинвест” ҖЧҖнең Благовар бүлендегендә булып, аның җитәкчесе Альмира Низамова белән очраштык. Ул безгә хуҗалыкта тәүге һәм, мөгаен, иң җаваплы кампаниягә ничек әзерләнүләре турында сөйләде.
— Механизаторларның барысы да диярлек эш белән мәшгуль. Ремонт эшләрен февральнең тәүге көннәрендә үк башлаган идек, шуңа бүгенгә сабаннар һәм катоклар әзер, әле тракторларны ремонтлыйбыз. Моның өчен бөтен шартлар да булдырылган, запас частьләр белән авырлык юк, инженерлар, механиклар, слесарьләр, токарьләр һәм эретеп ябыштыручылар механизаторлар белән бер команда булып тырыша. График буенча 15 апрельгә ремонт эшләрен төгәлләргә тиешбез, куелган бурычны тулысынча үтәрбез, дип ышанам.
— Альмира Тимерҗан кызы, орлык һәм ашлама турында ни әйтерсез?
— Хуҗалык орлык белән тулысынча тәэмин ителгән. Элекке еллардагыча,
1 һәм 2 репродукцияле орлыклар гына чәчәчәкбез. Әле элиталы орлыклар кайтаруга килешүләр төзелде, аларга 300 гектар җир бүленә. Ашламага килгәндә, шикәр чөгендере һәм көнбагыш чәчеләсе мәйданга катлаулы ашламаларны көздән, туңга сөргәнче үк кертеп калдырдык. Язгы чәчү өчен дә минераль ашлама җитәрлек әзерләнгән.
— Чәчү әйләнешендә быел үзгәрешләр булачакмы?
— Әйе, без бу эшләрне алдан планлаштырдык. Тәү чиратта, подразделениедә чәчүлек мәйданы гомумән алганда 1000 гектарга артты. “Яңа” гектарларга уҗым культуралары чәчтек. Ә язгы чәчү 13350 гектартәшкил итәчәк. Моннан тыш, “Башкир-агроинвест” ҖЧҖ буенча быел шикәр чөгендеренә иң зур мәйдан безнең бүлендектә планлаштырылган — 4200 гектар.
Чәчү әйләнешен планлаштырганда эчке ихтыяҗларны гына түгел, ә базар таләпләрен һәм андагы үзгәрешләрне дә исәпкә алабыз. Берничә ел инде традицион авыл хуҗалыгы культураларыннан тыш, нут, җитен дә үстерәбез. Быел сәнәгать максатларында 1300 гектарда безнең өчен яңа культура —горчица, шулай ук полба бодаен чәчмәкчебез. Аерым подразделениеләрдә, мәсәлән, Күчәрбайда, полба җитештерү тәҗрибәсе бар. Ул үзен яхшы яктан күрсәтте һәм иген базарында аңа сорау зур.
— Хуҗалык кадрлар белән ничек тәэмин ителгән? Чәчү эшләренең кызган мәлендә эшче куллар җитешмәү кебек проблемалар булмасмы?
— Бүген бездә 40 механизатор эшли. Әмма, чәчү кампаниясендә техника тик тормасын һәм ике сменада эш алып бару өчен, безгә тагын квалификацияле 8 механизатор таләп ителә, алар заманча, куәтле тракторларда эшләячәк, әйткәндәй, техпарк мондый техника белән елдан-ел тулылана бара.
Механизаторлар коллективының төп нигезен тәҗрибәле, ышанычлы егетләр Дмитрий Шевченко, Рәмил Мостафин, Айрат Гыйззәтуллин, Сергей Еременко тәшкил итә. Әйткәндәй, бездә бер дигән механизатор династияләре бар, алар хуҗалыкта гаиләләре белән эшли. Мәсәлән, алдынгы механизатор Ришат Ганиев һәм уллары — яшь эшчәннәр Рәмил белән Руслан, Сергей Кучеров улы Алексей белән иңгә иң терәп эшли, әтиле-уллы Айдар һәм Руслан Исхаковлар, Андрей һәм Вадим Малыхиннар турында бик күп мактау сүзләре әйтергә мөмкин. Әйткәндәй, Вадим әле армиядә, һәм без аның кайтуын түземсезләнеп көтәбез. Шулай ук Вадим Сәетгалин, Давид Кадыйров, Владислав Хәлиуллин бер эштән дә куркып тормый һәм тәҗрибәле хезмәттәшләре белән бер тиң эшли. Якын көннәрдә механизаторлар уку курсы үтәчәк һәм аларга тиешле квалификация биреләчәк.
Айсылу ХӘСӘНОВА әңгәмәләште.
С.Константинов фотосы.
Читайте нас: