Республикада язгы басу эшләренә әзерлек бара. БР Авыл хуҗалыгын консультацияләү үзәге мәгълүматлары буенча, 2 мартка республика хуҗалыкларына 5 мең 999 тонна ашлама кайтарылган. Бер гектарга исәпләгәндә ике килограммга якын тәэсирле матдә туры килә, бу узган елның шушы чорындагыга караганда азрак.
Иң зур запас – безнең район аграрийларында, аларда бер гектарга 8,1 килограмм исәбеннән ашлама тупланган. Шулай ук, Авыргазы (6,5 кг), Бүздәк (6,1) һәм Тәтешле (5,9) районнарында ашлама сатып алуга зур игътибар бүленә.