Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
14 февраль 2018, 14:29

Фермер яңа өметләр белән яши

Рәүф Карагузин Языковода яшәүчеләргә булдыклы эшкуар булуы белән таныш. Аларның крестьян-фермер хуҗалыгы районда тәүгеләрдән булып 1993 елда ук барлыкка килде. Моңа кадәр ул егерме елдан артыграк дәүләткә эшләгән.

Рәүф Карагузин Языковода яшәүчеләргә булдыклы эшкуар булуы белән таныш. Аларның крестьян-фермер хуҗалыгы районда тәүгеләрдән булып 1993 елда ук барлыкка килде. Моңа кадәр ул егерме елдан артыграк дәүләткә эшләгән. Район кулланучылар җәмгыятендә терлекчелек чималы буенча белгеч, соңыннан сунарчылык белгече була. Райпо системасында эшләүче хатыны Гөлтуташ Мөсәвир кызы белән икесенең зур булмаган хезмәт хакына өч уллары үсеп килгән гаиләне тәэмин итү җиңелдән булмый. Шушы чакта шәхси ярдәмче хуҗалыклары нык ярдәм итә. Карагузиннар 20шәр терлек асрау җаен табалар. Фермерлык эшчәнлегенә киң юл ачылгач, алдан күреп эш итә белүче Рәүф Сәхәүтдин улы да эшкуарлыкка бирелә. Һәм җиң сызганып эшкә тотына, аңа арендага 60 гектар җир бүләләр, кредит юллый, трактор сатып ала, маллар санын арттыра. Шушы еллар эчендә фермер хуҗалыгында төрле хәлләр була. Бер ел уңышлары белән сөендерсә, икенчесе югалтулары белән көендерә. Әмма ул һичкайчан авырлыклар алдында югалып калмый, шул ук вакытта казанышларыннан башын да югалтмый.
2016 елда фермер “Крестьян-фермер хуҗалыклар базасында гаилә сөтчелек фермаларын үстерү” программасы буенча саллы гына грант алуга ирешә, аның ярдәмендә ул кара-чуар токымлы 30 тана, МТЗ-82 тракторы, кирәкле тагылма инвентарь сатып ала. Бүген Карагузиннар 85 баш мөгезле эре терлек, илледән артык романов токымлы сарык асрый. Февральдә сыерларның күпләп бозаулавы көтелә. Әлеге көндә тәүлеклек уртача савым 20 литрга якын тәшкил итә. Продукцияне сату мәсьәләсе хәл ителгән – бер литрын 19 сумнан Моисеево сөт заводына тапшыралар. Бәясе, магазиндагы белән чагыштырганда, әллә ни югары түгел, аның каравы, завод сөтне килеп ала һәм вакытында исәпләшә.
Хуҗалыкта эш беркайчан да бетеп һәм туктап тормый. Шуңа анда бөтен гаилә әгъзалары үз өлешен кертә. Рәүф Сәхәүтдин улы 70 яшьтә һәм 1 төркем инвалиды булуга карамастан, һич тынгы белми, алдагы көнгә зур һәм яңа уй-планнар белән яши. Хатыны Гөлтуташ апаның, уллары Рәмил, Рәсүл һәм Илгизнең аңлавын һәм ярдәмен тоймаса, боларга көче дә, вакыты да җитмәс иде, мөгаен. Һәрберсе гаиләле улларының үзләренең дә эш-мәшәкатьләре бетәсе түгел бит, югыйсә. Әйткәндәй, хуҗабикәнең дә үз бизнесы бар, ул такси хезмәте тота. Ә улы Рәсүл — шәхси эшкуар. Эшлеклелек, булдыклылык кебек сыйфатлар нәселдән килә, күрәсең, аларда. Үз эшләреннән бушаган арада фермер хуҗалыгында эшләп алырга өлгерәләр. Тырыш булулары аркасында гаилә бөтен эшне үз көчләре белән башкарып килә.
— Минем һәм хөкүмәт арасында төзелгән килешүгә ярашлы, 2021 елга сыер маллары санын 300, шул исәптән савым сыерлары санын 120 башка җиткерергә тиешмен, — ди фермер. — Анда инде эшчеләр алырга туры киләчәк. Безне борчыган тагын бер проблема бар – бу кадәр малны ашату өчен кимендә 300 гектар җир кирәк, ә бездә ул 75 гектар гына. Терлек азыгы өчен игенне сатып алсаң, терлекчелек зыянлы булачак. Арендага алыр идең, юк. Инде ничә ел шушы мәсьәләне хәл итү өстендә эшлим, нинди генә дәрәҗә җитәкчеләргә мөрәҗәгать итмәдем, ярдәм күрсәтергә вәгъдә итәләр, ышандыралар, әмма бу һәрчак сүздә генә кала. Соңгы елда терлек санын арттырдык һәм, бөртеклеләр уңышы югары булуга карамастан, иген фуражы җитмәскә мөмкин. Ә артабан ничек хәлдән чыгарга тиеш булачакмын?
Эштә аяк чала торган тагын бер момент – итне сату мәсьәләсе. Алыпсатарлар тәкъдим иткән бәяләр тавык көлкесе, ә үзебезнең базарда, авыл хуҗалыгы ярминкәләренә барырга вакыт калмый. Уфа рестораннары һәм кафеларына да баш тыгарлык түгел. Киңкүләм мәгълүмат чараларында авылда яшәүчеләргә, фермерларга шушы мәсьәләләрдә ярдәм күрсәтү турында күп сөйлиләр һәм язалар, тик гамәлдә ярдәм һаман юк. Үзем башлаган эшне яратып башкарам, ул миңа канәгатьлек бирә, тик менә шундый киртәләр тулы куәтендә эшләргә комачаулый.
Рәүф Сәхәүтдин улы бай белемле кеше, ике югары уку йортын тәмамлаган. Аграр секторга кагылышлы яңалыкларны, законнарны җентекле күзәтеп бара, аларга төшенергә, үз эшендә кулланырга тырыша. Күптән түгел генә әле Авыл биләмәләрен үстерү департаменты директоры Владимир Свеженецның хуҗалык итүнең кече формаларына ярдәм чараларын гамәлгә ашыруны мониторинглау максатында Үзәк федераль округ төбәкләре белән селектор киңәшмәсе үткәрүе турында ишеткән. РФ авыл хуҗалыгы министры Александр Ткачевның кушуы буенча мондый киңәшмәләр бөтен федераль округлар вәкилләре белән үткәреләчәк икән. Алар кичектергесез хәл кылуны таләп итүче проблемалы моментларны һәм бурычларны билгеләү, шулай ук киләчәккә планнарны тикшерүне төп максат итеп куя. Фермер аның да тавышын ишетерләр, һәм бер көн килеп аны күптәннән борчыган проблемаларны хәл кылуда ярдәм итәрләр дип өметләнә.
Айсылу ХӘСӘНОВА.
С.Константинов фотосы.
Читайте нас: