Бетүгә йөз тоткан Камышлы авылына җан өргән Рифхәт Уразмәтовны гына алыйк. Аның зур булмаган “Квадро-А” фермер хуҗалыгы биредә җитештерелгән сыйфатлы һәм экологик яктан чиста продукциясе белән районнан читтә дә билгелелек алды. Терлекләр монда табигый шартларда асрала, җитештерүче сан артыннан кумый, ә сыйфатка басым ясый. Гәрчә элек-электән килгән крестьян хезмәтенә үз яңалыкларын кертсә дә.
Хуҗалык управляющие Илдар Раджабов безне шатлыклы хәбәр белән каршы алды: “Сез килер алдыннан гына бер бозау туды, район гәзите өчен фотога төшәргә ашыккандыр инде”. Без килү белән бозаулату бүлеген барып күрдек. Авыл хуҗалыгы тормышында бер нәрсә аңламаган кеше дә монда бөтен эшнең алдан яхшы итеп уйлап башкарылуына игътибар итми калмас иде: су эчергечләргә торба аша гел җылы су килә; бозаулар тәүге мәлдә яңа туган балалар өчен ясалган кувезны хәтерләткән махсус бүлекләрдә тотыла, анда шундый җылы һәм якты. Теге яңа туган бозау, безне сәламләргә теләгәндәй, торып басты.
Хуҗалыкта мөгезле эре терлекләр 60 башка якын. Ат, кәҗә, кош-корт бар, ә сарыклар иң күбен тәшкил итә – 518 баш. Малларны Рафаэль Тажибаев белән Акмаль Юлдашев тәрбияли, тракторчы Александр Гайсин да буш вакытларында аларга ярдәмгә килә.
Терлекләрне ашату, тәрбияләүгә зур игътибар бүленә. Мөмкин булганча табигый шартлар тудырырга тырышалар. Алай иткәндә, ит озаграк өлгерә, аның каравы, тәмле һәм файдалы була. Кыш көннәрендә маллар җәен махсус вакуум төргәкләргә салынган яшел үләннән авыз итә. Улакларга салыр алдыннан аны ваклыйлар. Бүген мөгезле эре терлекләр һәм атлар кышкы асрауда, ә көннәр җылыткач, һәр җирдәгечә, көтүлекләргә күчерәчәкләр. Әгәр мәгълүм урын өчен токым дөрес сайланган һәм терлекләрне асрау өчен бөтен шартлар тудырылган икән, алар салкыннарны җиңел үткәрә һәм сәламәт үрчем бирә.