Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
29 гыйнвар 2018, 18:53

Районара бәйләнешне үстерә

Фирдәүс Гаделшин белән Ләйсән Сөләйманованың гаиләсе авыл Советында хезмәт сөючән һәм үрнәклеләр исәбендә. Гаилә башлыгы крестьян-фермер хуҗалыгын алып барса, хуҗабикә шәхси эшкуар сыйфатында Каргалы авылында яшәүчеләрне азык-төлек һәм яңа пешкән икмәк белән тәэмин итә. “Алсу” сәүдә киоскы, зур булмаса да, анда сатып алучыларга 100 төрдән артык продукция тәкъдим ителә.

Товарны башлыча Уфа шәһәренең Гурьев базасыннан, өлешчә Бүздәк базасыннан алып кайталар. Ә икмәк, торт һәм пирожныйларны Чакмагыштан барып алалар. Чакмагыш чәк-чәге һәм бәлешләре авыл халкы күңеленә хуш килгән, шуңа алар белән заказлар каналы булдырганнар. Шулай ук Зөһрә Гыйндуллина җитештергән икмәккә дә сорау бар. Мондый мини-пекарнялар белән хезмәттәшлек итү уңайлы, чөнки аларның хуҗалары һәрчак сатып алучы мәнфәгатен кайгырта, һәм кайчан мөрәҗәгать итсәң, шунда магазинны ачып товар биреп җибәрә ала.
Ләйсән Касыйм кызы сәүдә мәйданын киңәйтергә, яңа җиһаз сатып алырга планлаштыра. 7 класста укучы кызы Алина һәм ире Фирдәүс Әхмәт улы йөзендә фикердәшләре, бар нәрсәдә ярдәм итеп, хуплап торучылары булганда “Алсу” киоскы хуҗабикәсен эшкуарлык эшендә уңыш беркайчан да ташламас, дип уйлыйбыз.
Читайте нас: