Барлык яңалыклар
Икътисад
26 март 2021, 20:18

Районда полигон төзиячәкләр

Төбәк операторлары, үзләренең инвестиция программаларына ярашлы, Кыйгы, Благовар, Баймак, Мәләвез, Бәләбәй, Дүртөйле, Балтач районнарында каты коммуналь калдыклар полигоннарын һәм Нефтекамада полигонның икенче чиратын төзергә планлаштыра.

Яңа полигоннар якын-тирә районнардагы чүплекләрне бетерү мөмкинлеге бирәчәк. Әлеге вакытта Уфа агломерациясендә “Зарекс-Уфа” җәмгыятенең инвестиция проектын гамәлгә ашыру өчен җир участогы сайлау эше бара. Тәкъдим ителгән тиз термик таркалу технологиясе Черкасс полигонында һәм Уфадан 100 километр радиусындагы бөтен чүплекләрдә җыелган калдыкларны эшкәртергә булышлык итәчәк.
Республика калдыклар кадастры мәгълүматлары буенча, Башкортстанда гомум мәйданы 2200 гектар тәшкил иткән 2122 законсыз барлыкка килгән чүплекләрне бетерәсе бар. 2019 елда – 604, узган елда 473 чүплек (җәмгысы 1077) юк ителгән.
“1 мартка иң күп легаль булмаган чүплекләр Авыргазы, Хәйбулла, Борай, Баймак, Күгәрчен районнарында теркәлгән. Чүплекләрне бетерү эшен башламаган районнар да бар, мисал өчен, Белорет, Иглин, Караидел, Мәчетле районнары”, — дип белдерде Хөкүмәт утырышында респуб- ликаның табигатьтән файдалану һәм экология министры Урал Искәндәров.
“Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров безнең алга 2024 елга барлык гамәлдә булмаган һәм хуҗасыз чүплекләрне бетерү бурычы куйды, шуңа каты коммуналь калдыклар полигоннарын проектлау эшен мөмкин кадәр тизрәк башларга кирәк”, — диде Андрей Назаров.
Фото: "Башинформ" МА
Читайте нас: