Барлык яңалыклар
Икътисад
26 март 2021, 20:20

Магистраль насосы алыштырылган

“Транснефть-Урал” җәмгыяте Благовар районындагы “Языково” линия җитештерү-диспетчерлык станциясендә (ЛПДС) нефть кудыру насосын алыштырган.

Бу эш 2021 елда “Транснефть-Урал” җәмгыятенең техник яңадан җиһазландыру һәм үзгәртеп кору Программасы кысаларында башкарылган.
Насосның җитештерүчәнлеге – сәгатенә 10 мең куб.м. Аның арттырылган файдалы эш коэффициенты һәм ныклык запасы станция эшенең энергетик нәтиҗәлелеген һәм җиһазның ышанычлылыгын арттырачак. Насосның хезмәт итү вакыты – 50 ел. Аны эшләтеп карау яңа җиһазның ышанычлы булуын исбат итте.
Агымдагы ел ахырына кадәр “Языково” ЛПДСында техник яңадан җиһазландыру һәм үзгәртеп кору кысаларында тагын өч магистраль насосын алыштыру планлаштырылган (шул исәптән берсендә электр двигателе дә алыштырылачак). “Субханкул” ЛПДСында да бер насос- ны алыштыру күздә тотыла.
ural.transneft.ru
Читайте нас: