Барлык яңалыклар
Икътисад
17 март 2021, 20:23

“Тиз бәяләр” индикаторы кертелә

РФ Хөкүмәте якын вакытта иген экспортын туктату механизмын билгеләде. Яңа пошлиналар формуласы Мәскәү биржасы алар нигезендә билгеләячәк контрактлар һәм индикаторлар бәясеннән чыгып исәпләнәчәк. Яңа механизм турында Икътисади үсеш министрлыгы җитәкчесе Максим Решетников тәүдә президент Владимир Путин белән очрашуда, соңыннан брифингта сөйләде.

“Үзгәреп торучы” экспорт пошлинасы бодай гына түгел, кукуруз һәм арпага да кертелә. Бодайга пошлина бәясе бер тоннага 200 доллар булганда 70% күләмендә алыначак, дип хәбәр итте Решетников. Бодайга дөнья-күләм бәя тоннасына 200 долларга кадәр булганда пошлина алынмый. Хәлнең үзгәрүе дә ихтимал, чөнки дөнья-күләм бәяләр дә, эчке параметрлар да үзгәрергә мөмкин.
Кукуруз һәм арпа экспортына формула бодайныкы кебек үк исәпләнәчәк. Тик “тотып калу” бәясе бер тоннага 185 доллар булачак (ике авыл хуҗалыгы культурасына да). “Үзгәреп торучы” экспорт пошлинасы механизмы базарга ачыклык бирә, ул озак вакыт дәвамында эшләячәк. Һәм пошлина күләме экспорт бәясенә бәйле билгеләнәчәк дип фаразлана.
Яңа механизм хөкүмәтнең өч карары белән кертелә. Берсе экспорт контрактларының биржа теркәвенә бәйле, һәм анысына кул куелган да инде, икенчесе экспорт пошлинасына кагыла, ул хөкүмәткә тапшырылган, бөтен ведомстволар белән килешенгән. Һәм тагын хөкүмәт базасында якын вакытта берничә мәсьәләне тикшерүләре ихтимал.
Өченче карар – ничек акчаларны авыл хуҗалыгына кайтару турында. Формулалы пошлина өчен индикаторларны 1 апрельдән теркәлгән экспорт контрактлары нигезендә исәпли башлаячаклар. Әлеге индикаторлар нигезендә Авыл хуҗалыгы министрлыгы пошлина күләмен исәпләп чыгарачак.
“Үзгәреп торучы” пошлинаны атна саен, чәршәмбе көнне моннан алдагы атна бәяләре буенча мәгълүматлар нигезендә исәпләячәкләр. Бездә беренче тапкыр “тиз бәяләр” дип аталучы индикатор барлыкка киләчәк.
Яңа формула буенча исәпләнүче экспорт пошлинасы 2 июньнән гамәлгә керә.
Шуның белән бергә иген экспортын квоталаштыру механизмы сакланып кала, ул 15 февральдән 30 июньгә кадәр гамәлдә булачак. Квота күләме 17,5 млн. тонна тәшкил итә. Игенгә экспортлы пошлиналардан алынган акча күләме, аны РФ төбәкләренә юнәлтергә планлаштырыла, аларда җыеп алынган уңышка пропорциональ булачак. Акча “уртак казан”га керә, соңыннан җитештерелгән иген күләменә пропорциональ рәвештә төбәкләргә кайтарыла. Әлеге җәһәттән борчылыр урын юк. Чөнки төбәкләр болай да федераль бюджеттан үсемлекчелекне үстерүгә акча ала һәм аны, кагыйдә буларак, авыл хуҗалыгы җитештерүчесе эшкәрткән гектарларга пропорциональ рәвештә, ягъни гектар санына карап ярдәм бүләләр.
Фото: ehonews.kz
Читайте нас: