Барлык яңалыклар
Икътисад
27 февраль 2021, 16:34

Яңа проектта катнашыгыз

Республика предприятиеләрен “Сколково” фондының инновацион Стартап-турына чакыралар.

“Кече һәм урта эшуарлык һәм шәхси малтабарлык башлангычларына ярдәм” милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында 2021 елның февраль-мартына “Сколково” фондының Стартап-турын үткәрү планлаштырыла. Чара илнең 8 төбәгендә узачак.
Илдәге эпидемиологик хәлгә бәйле рәвештә, Стартап-тур проектын үзгәртергә һәм аны виртуаль конференция форматында – Livestream–2021 елның 22 мартында үткәрергә карар ителгән.
Проектның максатлы аудиториясе – стартаплар һәм технологик малтабарлар, яшь галимнәр һәм дөньяны яхшы якка үзгәртергә хыялланучы кешеләр; индустриаль партнерлар һәм корпорацияләр, инвесторлар һәм технопарклар вәкилләре, менторлар һәм экспертлар.
Конкурста җиңүче үзенең идеяләрен үстерүгә 300 мең сум акча һәм “Старт” акселерацион программасында (ул проектны арытаба үстерүгә 2 млн. сум акча алу мөмкинлеге бирә) катнашу мөмкинлеге ала.
Катнашу өчен проектларыгызны 2021 елның 7 мартына кадәр https://startup-tour.ru/contacts сайтына җибәрергә кирәк.
Килеп туган сораулар буенча Башкортстан Респуб- ликасы Эшкуарлык буенча дәүләт комитетының электрон почтасына [email protected] язарга, шулай ук +7(347) 218-08-26 телефоны аша Максим Евгеньевич Кладченкога мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Фото: putokt.rbsmi.ru
Читайте нас: