Барлык яңалыклар
Икътисад
27 февраль 2021, 16:16

Русия почтасы бонус программасы булдыра

Мин почта хезмәтләреннән еш файдаланам – Русиянең төрле төбәкләренә посылкалар җибәрергә туры килгәли.

Соңгысында www.pochta.ru сайтында һәм “Русия почтасы” мобиль кушымтасында алдан түләнгән посылкаларны рәсмиләштергәндә күңелле хәл булды – посылка җибәрү бәясеннән 5% күләмендә бонус баллары алдым, аларны арытабангы хезмәтләр өчен түләүдә файдаланырга мөмкин. Баксаң, Русия почтасы бонус программасы булдырган икән, ул физик берәмлекләр өчен тәгаенләнә һәм почта бүлекләрендә посылкалар җибәргәндә кулланыла. Тик бер шарты бар – клиент бер айда ике һәм аннан күбрәк посылка җибәргән очракта гына. Моның өчен кулланучыга шәхси кабинетта бонус программасын тоташтырырга гына кирәк, һәм посылка җибәрү бәясеннән 5% күләмендә бонус аның махсус исәбенә күчереләчәк. 1 бонус – 1 сум. Бонус программасы минем сыман күп посылкалар җибәрүчеләр өчен бик файдалы – бу хезмәтләрдән файдаланганда байтак акчаны янда калдыру мөмкинлеге бирә.
Эльза ГАРИФУЛЛИНА. Языково авылы.
Читайте нас: