Барлык яңалыклар
Икътисад
27 февраль 2021, 16:25

“Коронавирус” кредиты турында нәрсә белергә кирәк?

Эшләүчеләр саны һәм аны саклап калу – кече бизнеска федераль бюджеттан түләүсез финанс ярдәме алу өчен төп таләпләрнең берсе. Кирәкле документлар һәм республиканың бизнес-берләшмәсе белән аңлату кампаниясе оештыру турында мәсьәлә малтабарлык һәм инвестицион климатны яхшырту буенча Проект офисы утырышында тикшерелде.

Мондый кредитларга хәзер гариза биреп булмый: 1 декабрьдә заемщикларда күзәтү яисә бурыч каплау чоры башланды. Игътибар итегез, эшләүчеләр санын СЗВ-М формасы буенча күзәтеп баралар. Кече һәм урта бизнесның барлык шартларның үтәлешен тикшерүен үтенәбез.
Исегезгә төшерәбез, РФ Пенсия фонды Идарәсенең 2016 елның 1 февралендәге 83п санлы карары белән расланган “Страховкаланучылар турында мәгълүматлар” отчетын (СЗВ-М формасы) оешмалар/шәхси предприятиеләр ПФР органнарына һәр айның 15енә кадәр тапшыра.
“Әлеге формадагы отчет булмавы субсидия бирүдән баш тартуга нигез булып тора, — дип төгәллек кертте “Русия терәге” Башкортстан төбәк бүлеге җитәкчесе Ләйсән Николаева. — СЗВ-Мда штаттагы работниклар (шул исәптән йөклелек һәм бала табу һәм бала карау буенча отпусктагы хезмәткәрләр) гына түгел, ә гражданлык-хокук характерындагы килешүләр буенча ялланган штаттан тыш персонал да “утыра”. Әгәр страховкаланучылар турында мәгълүмат инде тапшырылган икән, аларга төгәллек кертергә мөмкин (РФ Пенсия фондының 2018 елның 28 мартындагы “СЗВ-М формасы буенча өстәмә мәгълүматлар турында” 19-19/5602 санлы хаты). Шул чагында өстәмә мәгълүматларны дәүләт ярдәме биргәндә исәпкә һәм игътибарга алачаклар.
Вадим ГАБДРАХМАНОВ, район хакимияте башлыгының эшкуарлыкны үстерү һәм инвестицияләр буенча урынбасары.
Фото: buhboss.ru
Читайте нас: