3-НДФЛ формасы буенча салым декларациясен 2020 елда түбәндәгеләрдән керем алучылар тапшырырга бурычлы:
- минималь хуҗа булу вакытыннан азрак милектә булган мөлкәтне сатудан (2016 елның 1 гыйнварыннан соң сатып алынган күчемсез милеккә карата – 5 ел, законда каралган кайбер очракларда – 3 ел (хосусыйлаштыру, якын туганыннан мирас итеп яисә бүләккә алынган, рент килешүе буенча, бердәнбер торак);
- торак, автотранспорт һәм башка милекне арендага бирүдән;
- гражданлык-хокук характерындагы килешүләр нигезендә алынган, физик берәмлекләр керемнәренә салым тотылмаган керемнәр буенча.
Аннан тыш, 3-НДФЛ формасы буенча салым декларацияләрен салым салуның гомум режимы буенча эшчәнлек алып баручы шәхси эшкуарлар, шулай ук шәхси практика белән шөгыльләнүче нотариуслар, адвокатлык кабинетлары булган адвокатлар һәм шәхси практика белән шөгыльләнүче башка кешеләр тапшырырга бурычлы.