Барлык яңалыклар
Икътисад
27 февраль 2021, 16:13

Билет хакы арта

Агымдагы елның 1 мартыннан “Башавтотранс” предприятиесе шәһәр маршрутларында җәмәгать транспортында йөрү өчен яңа тарифлар билгели.

Шулай итеп, бу вакыттан башлап кулакча яисә банк картасы буенча түләү – 29 сум, “Алга” транспорт картасы буенча 23 сум тәшкил итәчәк.
“Ташламаларга ия булучылар өчен бердәм социаль юл билеты бәясе элеккечә калачак — 600 сум”, — дип белдерделәр ведомствода.
Предприятиедә, соңгы елларда энергия ресурсларының һәм ягулык-майлау материалларының бәясе шактый артты, дип билгеләп үттеләр. Әйтик, соңгы биш елда дизель ягулыгына бәяләр 40 процентка яки литры 17 сумга арткан. Шул ук вакытта “Башавтотранс” автобусларында йөрү бәясе 2016 елдан үзгәрмәде һәм кулдан исәп-хисап ясау өчен 25 сум тәшкил итте.
“Транспорт картасы барлыкка килү нәтиҗәсендә республика халкы шактый экономияли ала. 1 марттан транспорт картасы буенча йөрү бәясе алар өчен 23 сум тәшкил итәчәк, бу һәр сәфәрдән алты сум экономияләү дигән сүз”, - дип аңлаттылар “Башавтотранс”та.
Аннан тыш, Уфада “Бәхетле сәгать” акциясе гамәлдә кала – бер сәгать эчендә бер маршруттан икенчесенә күчеп утырсаң, икенче билет түләүсез, күчеп утырулар саны чикләнмәгән.
Читайте нас: